Апас районындагы «Нур-Шәриф» мәчетеннән 113 мең сум сәдака акчасын урлаган ир-атны тоткарлаганнар

2019 нчы елның 30 маена каршы төндә ир-ат, исерек хәлдә Әлмәндәр авылындагы «Нур-Шәриф» мәчете бинасына законсыз рәвештә үтеп кереп һәм аннан яшерен рәвештә 113 мең сумга җыелган сәдака акчасын урлаганнар.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатыла һәм тикшеренүләр барышында Апас районы прокуратурасы Әлмәндәр авылында яшәүче 41 яшьлек кешене гаепле дип таба.

Әлеге ир-ат июнь башында Борнаш авылында «Таң» кибетеннән 500 сум һәм 691 сумлык товарларны шул рәвешле урлаган булган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм китерелгән зыянны өлешчә каплаган.

Суд аңа катгый режимлы колониядә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.


Фикер өстәү