Онколог баш мие яман шешенең төп билгеләрен атады

Россия клиник онкологлары җәмгыяте белгече Григорий Кобяков баш мие яман шешенең төп үсеш билгеләрен атады һәм Россиядә яман шешнең бу төре белән авыручылар дәрәҗәсе турында сөйләде.

Баш мие яман шешенең төп билгеләре күңел болгану һәм косасы килү, уяулык дәрәҗәсе кими, аң бозыла, капма-каршы ярымшарда кул һәм аяк хәрәкәтләре начарлана, сөйләм  авырая, хәтер һәм күрү начараю да күзәтелергә мөмкин.

«Моннан тыш, баш мие шешенең беренче симптомнарының берсе — эпилептиформалы өянәкләр барлыкка килү», — дип ассызыклый Кобякова.

Эксперт билгеләп үткәнчә, иң куркынычы-глиобластома. Бу шеш шунда ук дүртенче дәрәҗәдә барлыкка килә.

Дәвалау ихтималы яман шешнең структурасына, дәвалау алымнарына һәм учаклар санына бәйле, әмма еш кына яман шешнең бу төре үлемгә китерә.


Фикер өстәү