Отпускка чыгу тәртибе үзгәрә

Россиядә 1 октябрьдән башлап отпускка чыгу турында гаризаны электрон рәвештә тапшырып булачак. Бу турыда «Известия» хәбәр итте.

Хезмәт кодексына кертелгән әлеге үзгәрешләр аерым оешмаларга гына кагыла. Аларда хезмәт килешүендә электрон документлар алмашы шартлары билгеләнгән булырга тиеш.

Отпуск өчен электрон гариза тулы юридик көчкә ия. Электрон гариза бары тик графиктан тыш отпускка киткәндә генә кирәк була. Әгәр хезмәткәр алдан билгеләнгән график буенча отпускка китсә, аерым гариза язарга кирәкми.

Үзгәрешләр ялның финанс ягына да кагыла. 1 октябрьдән отпуск акчалары отпуск башланганчы кимендә өч көн алдан түләнергә тиеш.

 


Фикер өстәү