Партия, кандидат һәм ишегалды. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлый

Киләчәк өчен тавыш бирәбез. Бүген республика халкы алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаячак. Татарстан парламентына эләгү өчен барлыгы 437 кеше, уртача алганда, бер урынга 4 кандидат дәгъва кыла. Сайлауда катнашучы 7 партия исемлегендә 202 кеше бар. Дәүләт Советында аларга 50 урын бирелә. Тагын шуның кадәр урын өчен бер мандатлы округларда 235 кандидат көрәш алып бара. Участокларда 3 миллионга якын кешене көтәләр.

“Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Бердәм округ буенча тавыш бирү өчен – 2 млн 935 мең 411 бюллетень, бер мандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирү өчен тагын шул кадәр үк бюллетень әзерләнде Бюллетеньнәр татар һәм рус телләрендә бастырылган. Шулай итеп. республикада 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокуына ия. Дәүләт Советына 2014 елда узган сайлауда халыкның 80 проценттан артыгы катнашкан иде.

Татарстанда тавыш бирү көнендә 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Шулардан 154е электрон тавыш бирү комплексы (КЭГ) белән җиһазландырылган. 42 участокта сайлау бюллетньнәрен автомат рәвештә эшкәртү комплексылары (КОИБ) эшләячәк. Әлеге җиһаз бюллетеньдәге мәгълүматны үзе укый, тутырылмаганнарын һәм бозылганнарын ачыклый.

4 сентябрьдә үзләренә уңайлы тавыш бирү участокларында тавыш бирергә теләгән кешеләрдән гариза кабул итү тәмамланды. Мондый мөмкинлектән барлыгы 32 меңнән артык кеше файдаланган.

Сайлауда берничә мең күзәтүче эшләячәк. Алар арасында “Чиста сайлаулар өчен” корпусының төбәк бүлеге һәм ТР Иҗтимагый палатасыннан 5 меңнән артык күзәтүчесе дә бар.

Бүген Татарстанда яшәүчеләр “Безнең ишегалды” программасы кысаларында таратылган анкеталарны да тапшыра ала. Әлеге программа буенча республикада өч ел эчендә 8861 ишегалды тәртипкә китерергә ниятлиләр. Моның өчен 50 миллиард сум акча сарыф итергә җыеналар. Анкеталарны бу атнада таратып чыктылар. Анда һәркем үз ишегалдын ничек китеп күз алдына китерүен һәм теләкләрен яза ала. Нәтиҗәләр исә октябрь ахыры – ноябрь башларында билгеле булачак.


Фикер өстәү