Пенсиягә өстәмә: Галигә – бар, Вәлигә юк?

Кайда яшәсәләр дә, түләнсен. Авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларга өстәмә акча түләү мәсьәләсендә ил төбәкләре Дәүләт Думасына әнә шундый тәкъдим юллый. Билгеле булганча, салада 30 елдан артык эшләгән кешеләрнең иминият яки инвалидлык пенсиясенә быелның гыйнварыннан 25 процент өстәмә түләнә.

Тик ул акча авылда торучыларга гына бирелә, шәһәр җиренә яшәргә күчкән кешеләр аңа өметләнә алмый. Дәүләт Думасына бу уңайдан документ әзерләүчеләр гомер буе авылда эшләгән пенсионерны шәһәрдә яки авылда яшәүчегә бүлгәләүне cоциаль хокук бозу дип саный. Алар бу хәлне болай аңлата: олыларның шактые авырып, үзен карый алмагач, авылдагы йортын калдырып, шәһәрдә яшәүче балаларына китә, картлар йортына күченүчеләр дә бар. Кайбер очракта элек авыл булган җирлекләр соңгы елларда шәһәргә яки шәһәр тибындагы бистәгә әйләнде.

Шәһәрдә яшәп, авылга барып эшләп йөрүче кешеләр дә аз түгел. Пенсионер авыл хуҗалыгында эшләгән өчен тиешле стажны җыйган икән, гамәлдәге карар нигезендә өстәмә акча алу хокукына ия булырга тиеш. Әлеге рәсми тәкъдим белән чыгучылар, авыл хуҗалыгында эшләүченең стажы 30 елга җыела икән, кайда тели шунда яшәсен, пенсия түләүдә аңа бернинди каршылык булмасын, дигән фикердә.

Россиядә “Иминият пенсияләре турында”гы Федераль закон 2013 елда кабул ителгән. Россия хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендә чыгарган 1440 номерлы карары шул законга үзгәрешләр кертте. Әлеге карарда өстәмә акчаны кайсы белгечлекләрдә эшләүчеләр алырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Анда авыл хуҗалыгына – колхозларга, совхозларга, фермер хуҗалыкларына кагылышлы 500дән артык һөнәр бар. Безнең җирлеккә кагылышлылары – терлекчелек, үсемлекчелек, яшелчәчелек, игенчелек, орлыкчылык һәм башкалар… Әлеге өстәмә машина-трактор станцияләрендә, авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләүче хезмәткәрләр – инженерлар, мелиораторлар, энергетиклар һәм башка белгечләргә дә каралган. Дөрес, һөнәрчелек ул вакытта  бер төрле исем белән аталып, соңрак үзгәргән булырга да мөмкин. Премьер-министр Дмитрий Медведев күрсәтмәсе белән, быел июнь аенда әлеге исемлеккә үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык тармакларына караган кайбер һөнәрләр дә өстәлде.

25 процент өстәмә картлык һәм беренче-икенче төркем инвалидлык буенча иминият  пенсиясенә (5 мең 334 сум) айга – 1,3 мең сум, өченче төркем инвалидлык пенсиясе алучыларга 667 сум өстәлә. Пенсия фондыннан аңлатуларынча, өченче төркем инвалидларга база өлешенең яртысы (2 мең 667 сум) гына билгеләнә. Ул акчаны алу өчен  алда әйтеп кителгән шартлардан тыш, пенсионерның эшләмәве кирәк, лаеклы ялга чыкканнан соң, эшен дәвам итүчеләргә бирелми. Эшләмәүчеләргә өстәмә алу өчен Пенсия фондына барып йөрергә кирәкми, исәп-хисап автомат рәвештә ясала, дип кисәттеләр.

Тик авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыгучыларга 25 процент өстәмә халыкта иң ризасызлык тудырган яңалыкларның берсе булды. “40 елдан артык стажым бар иде, хәзер район үзәгендә яшәгәнгә, 25 процент өстәмәне бирмәделәр. Бөтен гомерем авыл хуҗалыгында эшләп узды. Мин өстәмә акчага лаек түгелмени?” – дип безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Район үзәкләре соңгы елларда шәһәр тибындагы бистәләр статусын алды һәм анда яшәүчеләр шәһәр кешесе булып санала. Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре, әлеге өстәмәне билгеләр алдыннан, шул җирлектәге барлык пенсионерларның хезмәт кенәгәсен күтәргән. Кешенең кайда яшәве ачыклангач кына хезмәт стажына карыйлар.

Хезмәткәр авыл хуҗалыгында 28-29 ел эшләп пенсиягә чыккан булса,  тиешле стаж туплаганчы, авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам иттерергә, лаеклы ялга чыккан икән, эшкә яңадан урнашып торырга киңәш итәләр. Ул, стаж туплагач, эштән китәргә һәм Пенсия бүлегенә документлар белән килергә тиеш. Россиядә әлеге өстәмәне 1 миллионнан артык кеше ала. Аның өчен быел казнадан Пенсия фондына 16,7 миллиард сум акча бүленгән. Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре ел башында, республиканың 51 мең  кешесе 25 процент өстәмә алачак, дип әйткән иде. Идарәнең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, шәхси мөрәҗәгатьләрне яңадан карагач һәм июнь аенда исемлеккә яңа һөнәрләр өстәлгәч, республикада әлеге өстәмә акчаны алучылар 60 меңнән арткан.

– Ел башында күп кеше мөрәҗәгать итте, кайберсен, сезгә тиеш түгел, дип кире борырга туры килде, җавапны рәсми рәвештә язмача да бирдек. Аның белән ризалашмыйча, судлашучылар да булды. Тик суд карары алар файдасына тәмамланмады. Июнь аенда авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучылар  исемлегенә яңа һөнәрләр өстәлгәч, халыктан яңадан мөрәҗәгатьләр артты. Ул акча тиеш булганнарга гыйнвар аеннан исәпләп түләдек, – ди Балтач районы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина.

– Бу мәсьәләдә без Дәүләт Думасына гыйнварда ук чыктык, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев. – Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Казанга килгәч, аңа да ул мәсьәләне җиткердек. Әйтик, заводта эшләгән кеше шәһәрдән беркая китмәскә тиешме? Юк бит андый нәрсә! Шәһәр кешесенә, Кытайга яки  Кырымга китсә дә, тиешлесен түлиләр. Авыл кешесен дә гомергә авылга бәйләп булмый.

Бу мәсьәләдә үзгәрешләр булырмы икән? Әби-бабайларның зарлары Дәүләт Думасына барып ишетелгәнме?

– Авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның барысына да түләү өчен бик күп акча кирәк. Әлеге өстәмә эшләгән кешенең авыр хезмәтен каплар өчен генә барлыкка килмәде, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. – Ул беренче чиратта авылда яшәп калган өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтүне күз уңында тота. Авылда яшәүче алсын аны. Киләчәктә ул акча шәһәрдә яшәүчеләргә дә түләнергә мөмкин. Монысы казнага акча ничек җыелуыннан тора.

Фәния Арсланова   


Пенсиягә өстәмә: Галигә – бар, Вәлигә юк?” язмасына фикерләр

  1. Гомер буена авылда яшәп , терлекчелектә яки механизатор булып эшәүчеләр бер көн дә эштән калалмый . Чөнки үзенең җаваплылыгындагы малны , яисә техниканы , ял итәм , дип бикләп куялмый . Малның авызыннан да өзмәскә , артыннан да тазартып торырга кирәк . Чираттагы ялны да алмый эшләгән фидәкарьләр җитәрлек . Ял көннәрендә эшләүне эш көннәренә әйләндерүче юк шул . Күпсенмәсенннәр авыл хуҗалыгында гомер буе чиләнгәннәрнең пенсиясенә өстәмә артымын .

Җавап Отменить ответ