Пенсиягә бәйле берничә сорау… | СОРАУ-ҖАВАП

Пенсия ничек арта?
Эштән китүче пенсионерларның пен­сиясе ничек индек­сацияләнә?
Чәчкә Харисова, Казан

2016 елдан эшләүче пенсионер­лар­ның иминият пенсиясенә индексация ясал­мый. Эштән лаеклы ялга киткән оч­ракта гына алдагы еллардагы пенсия тулысынча индексацияләнә.
2018 елга кадәр кеше эштән киткәннән соң өч ай узгач кына индексация ясала һәм пенсия тулысынча түләнә башлый иде. Анда да эш бирүче оешмадан хез­мәткәрнең эштән китүе хакында Пенсия фондына вакытында хәбәр итү соралды. 2018 елдан индексацияләү тәртибе үзгәр­де. Пенсия кеше эштән киткәннең икенче ай башыннан индексацияләнә. Мәсәлән, 30 сентябрьдә китсә, эш бирүче оешма вәкилләре ул турыда Пенсия фондына 15 октябрьгә кадәр җиткерә. Андагы мәгъ­лүматлар буенча, ул эшләүче буларак күренә, ә август ае өчен мәгълүматлар 15 сентябрьгә кадәр тапшырыла һәм әлеге исемлектә пенсионер булмый. Октябрь аенда Пенсия фонды барлык индекса­цияләрне исәпли, ноябрь аенда шулар һәм август, сентябрь, октябрь эшләмәгән айлар өчен пенсиягә өстәмә буларак күчерелә. Ягъни пенсионер тулы пенсияне шулай ук эштән киткәннән соң 3 ай үткәч ала башлый, тик ул 3 ай аңа ком­пенсацияләнә. Пенсия фонды бел­гечләре эш бирүче оешма җитәкчеләренә кешене эштән җибәрү вакытына игътибар итәргә чакыра. Эштән китү көнен 30 сентябрь дип язасы урынга 1 октябрь дип теркәлсә, пенсионер тулы ай эшләгән кебек килеп чыга.

Хезмәт хакын конвертта алсаң…
Хезмәт урыныңда акчаны кон­верт­ка салып бирсәләр һәм Пенсия фондына акча күчермәсәләр, картлык көнең­дә нин­ди акчага гомер сөрәсең? Җитәк­че­лек акча күчерәме икәнне ничек бе­лергә?
Сәлим. Чаллы

Эшләгән кешегә үзенең шәхси исәп-хисап счетын гел карап, тикшереп торырга кирәк. Эш бирүченең күпме хезмәт хакы түләвен, иминият кертемнәрен күпме күчерүен белеп тору беркемгә дә комачау­ламый. Аны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан, Пенсия фондындагы мобиль кушымтадан, дәүләт хезмәте порталыннан, күп функцияле үзәк офисларыннан белешергә мөмкин. Шәхси исәп-хисап счетын карагач, күңелдә канәгать­сезлек калса, ул хакта эш бирүче җитәк­чедән сорашырга кирәк. Җитәкче аңла­тырга теләмәсә, дәүләт хезмәт инспек­циясенә мөрәҗәгать итәләр. Анда гариза тапшырырга һәм закон бозылу буенча киңәшергә мөмкин. Пенсия фондына кү­черелгән кертемнәр турыдан-туры кеше­нең пенсиясе күләменә йогынты ясый.

Сорауларга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге белгечләре җавап бирде


Фикер өстәү