Поездда проводница булып эшләүче кыз: «Вагоннан ни дә булса урлап чыгып китсәләр, безгә түлисе»

 “Җәемне бушка уздырмыйм әле, дидем дә, поездга утырып киттем”, – ди Лилия Габдрахимова. 20 яшьлек Актаныш кызы инде икенче җәен шулай “бушка уздырмый” – кызу җәй айларын поездда проводница хезмәтендә үткәрә. Лилиянең шөгыльләре моның белән генә чикләнми: КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты телләр өйрәнә, визаж (матур һәм дөрес итеп бизәнү) белән кызыксына. Поезд тәгәрмәче тавышы да аның өчен озын җыр кебек кенә инде хәзер.

– Студент кызны, каникул вакытында да ял итмичә, ерак сәфәрләргә проводница булып эшкә урнашуга нәрсә этәрде?

– Узган елны студент отрядлары җыела дигән афиша күреп алдым. Анда әйдаманнар, төзелештә эшләүчеләр һәм поездга проводниклар кирәк дип язылган иде. Мине соңгысы кызыктырды, поездда йөреп, Россияне дә күрергә була бит, дигән фикер килде. “Спарта” исемле отрядка  кабул иттеләр, шулай итеп проводница хезмәтенә керештем. Тимер юлда икенче җәемне үткәрәм инде. Минем өчен бу – яхшы тәҗрибә. Кешеләр белән дә аралашасың, яңа урыннар белән танышасың, үзеңне физик һәм психологик яктан сынап карыйсың. Бер рейс йөреп кайтканнан соң, без аз гына ял итеп, киемнәрне чистартып, юып, әзерләнеп, яңа сәфәргә кузгалабыз.

– Сәфәр вакытында кызык һәм гыйбрәтле хәлләргә дә юлыкканың бардыр…

– Әйе, алар күп. Ләкин безгә поездда булган барлык хәлләрне дә сөйләргә ярамый шул. Аларның күбесе кабул ителгән инструкциядән тайпылу аркасында килеп чыккан бит. Шулай да барыбыз өчен дә дәрес булган бер хәлне сөйлим әле. Безнең отрядтагы бер кыз техник станциядә, ялгышып, вагоннан чыккан да, поездга кире керергә җитешмәгән. Акчасы, паспорты, барлык кирәк-яраклары вагонда калган иде аның. Ярый ла,  машинада поездны куып тотты. Үзенә дә, безгә дә сабак булды бу.

– Лилия, юлга ничек әзерләнәсең?

Һәр рейс саен яңа бригада җыела. Коллективтагы мохит поезд җитәкчесенә бәйле. Шөкер, әлегәчә дус, ярдәмчел коллектив белән эшләдем. Яшьтәшләрем белән сәфәр тагын да кызыграк үтә. Баштарак юлда теләсә нәрсә ашый идем. Ә хәзер ялкауланмыйм, сәфәргә өй ризыклары пешереп чыгам, сәламәт туклану рәвеше алып барырга тырышам. Юл ардыра, монысы бәхәссез. Өйдә дә еш булмыйсың, айлар буе күп кенә уңайлыклардан мәхрүм булып торасың. Эштән соң өй җылысын һәм кадерен яхшырак аңлый башлыйсың икән. Әмма, шуңа да карамастан, поездда йөрүнең үз романтикасы бар. Әти-әнием дә баштарак бу хезмәтемне бик үк ошатып бетермәде. Сәяхәт итәргә телим, авылда ятканчы, шулай тәҗрибә туплыйсым килә, дип кат-кат аңлаткач кына күнделәр.

– Иң ерак сәфәрең кая булды?

Проводница булып Мәскәү, Анапа, Новороссийск, Адлер, Яңа Уренгойга бардым. Иң ерак сәфәр шул Уренгойга иде.

Яшь кыз булгач, бәйләнүчеләр дә юк түгелдер? Поезддан әйберләр дә урлыйлар, дип ишеткән бар…

Ничек кенә әле! Без бит проводница гына түгел, ә сатучы да әле. Ашамлык, эчемлек, вак-төяк сатып, план үтибез. Бәйләнүчеләргә әйбер сатасы җиңелрәк, дөрес. Урлау очраклары да бар, әлбәттә. Плед, чәнечке, кашык кебек вак әйберләрне чәлдерәләр. Моның безнең өчен начар ягы бар: вагоннан ни дә булса урлап чыгып китсәләр, безгә түлисе. Мәсәлән, плед өчен – 400–900, вак-төякләр өчен 50 сумны безнең хезмәт хакыннан тотып калалар.

– Хезмәт хакы ничек соң?

Узган ел  ай ярым эшләдем. Шуның өчен 50 мең сум хезмәт хакы алдым. Быел өч ай эшләдем.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү