Политолог Сергей Марков Татарстанны икътисади үсеш ягыннан Сингапур белән чагыштырды

Политолог Сергей Марков Татарстанны икътисади үсеш ягыннан Сингапур белән чагыштырды.

«Татарстан Россиянең күп кенә төбәкләре өчен лидер. Сезне Сингапур белән чагыштырып була. Ишегаллары тәртипкә китерелә, сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Яшьләр эшләре буенча министрлык вәкилләре белән очрашкан идем, аларның эшчәнлегеннән дә канәгать калдым, – диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында. – Төрле дини конфессияләр тату яши. Европа илләре сезгә килеп тәҗрибә өйрәнә ала».

Сергей Марков Биектау районындагы сайлау участокларында булган һәм төрле партияләрнең күзәтүчеләре  белән сөйләшкән. Аның фаразлавынча, сайлаулар тыныч тәмамланырга тиеш.

“Барысы да гадәттәгечә Татарстанча, югары дәрәҗәдә оештырылган. Без сокланабыз, – диде ул. – Күп төбәкләр Татарстанны үрнәк алырлык лидер итеп таный”.


Фикер өстәү