Путин ипотека буенча ставкаларны киметү бурычын куйды

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, илдә ипотека кредитлары буенча ставкаларны киметүгә омтылырга кирәк. Ул җомга, 6 сентябрьдә, Көнчыгыш икътисади форумы кырларында Ерак Көнчыгыш җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда әнә шундый бурыч куйды.

Дәүләт башлыгы Ерак Көнчыгышта яшь гаиләләр өчен елына 2% ташламалы белән ипотека бирү проектын гамәлгә ашыру бөтен ил буенча ипотека ставкаларының кимүенә китерәчәк дип өметләнә.

«Менә нәрсәгә омтылырга кирәк, әмма бу тулаем икътисад торышына бәйле булачак», — дип нәтиҗә ясаган Россия лидеры.

Искәртеп узабыз, кичә Путин Ерак Көнчыгышта 2019 елдан башлап биш елга яшь гаиләләр өчен махсус ипотека программасын эшләтеп җибәрү турында игълан иткән иде. Аларга торак өчен 2% ставкалы кредит биреләчәк.


Фикер өстәү