Путин кайбер хезмәткәрләргә түләүләрне арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында «Земский доктор» һәм «Земский учитель» программаларында катнашучыларга компенсация түләүләре коэффициентын 200 процентка кадәр арттырырга кушты. Бу хакта бүген Кремль сайтында хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

Россия Хөкүмәтенә дәүләт башлыгы «Земский доктор» һәм «Земский учитель» программаларында катнашучыларга, Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендәге авыл торак пунктларына яки эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә эшкә килгән хезмәткәрләргә бер тапкыр түләнә торган компенсация түләүләренә өстәмә коэффициент кертүне тәэмин итәргә кушты.

Бу йөкләмә 2019 елның 1 декабренә кадәр үтәлергә тиеш.

«Татар-Информ»

 


Фикер өстәү