Путин студентларны нәрсәдән азат иткән?

2020 елның 1 гыйнварыннан студентлар һәм аспирантларны белем бирү учреждениеләреннән матди ярдәм алган вакытта физик затлар кеременә салым түләүдән азат итәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Мондый эчтәлектәге абзац өстәп, РФ Салым кодексының 2 өлеше 217 маддәсе 28 пунктына үзгәрешләр кертергә: «Студентлар (курсантлар), аспирантлар, адъюнктлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерларга төп һөнәри белем бирү программалары буенча укыту эшчәнлеге алып бара торган оешма тарафыннан күрсәтелүче матди ярдәм күләмнәре», — диелә закон текстында.

Документ төп һөнәри белем бирү программалары буенча укыту эшчәнлеге алып бара торган оешма студентлары (курсантлары), аспирантлары, адъюнктлары, ординаторлары һәм ассистент-стажерларына елына 4 мең сум күләмендә түләнә торган матди ярдәмнән физик затлар кеременә салым түләүдән азат итә.

 


Фикер өстәү