Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин

Рәшит Заһидуллин бу атнада Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасыннан китәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. Бу мәгълүмат ведомствога үз чыганаклары аша билгеле булган.

«Татар-информ» чыганагы хәбәр итүенчә, Рәшит Заһидуллинны эштән китүе хакында документ белән таныштырганнар. Баш режиссер вазифасына кем киләчәге хәбәр ителми.

Әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат бирелмәде, театр җитәкчелеге тарафыннан хәбәр шәрехләнмәде.


Фикер өстәү