Рәшит Заһидуллин вазифадан алынуының сәбәбен үзе дә белми

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин вазифасыннан китүен раслады. Мәдәният министрлыгы аның белән хезмәт килешүен озайтырга теләмәгән. Моның сәбәбе нәрсәдә – мин белмим,  ди Рәшит Заһидуллин.

Тинчурин театры тирәсендә ыгы-зыгы узган ел купкан иде. Ул чакта,  музыкаль театр оеша, Данияр Соколов җитәкчелегендәге “Sforzando” оркестры “KazanOperaLab” спектакльләрен куя башлый,  дигән сүз чыкты. Опера лабораториясе спектакльләре,  чыннан да,  Тинчурин театрында узды. Ләкин Данияр Соколов та, әлеге лабораториядә катнашучылар да бер театр эченә өйдәш булып керергә җыенмауларын, музыкаль театр өчен аерым бина кирәк булуын әйттеләр. Тинчурин театры шушы ыгы-зыгы арасында “Башмагым-Jazz” мюзиклын куйды. Театр тәнкыйтьчеләре, тинчуринлылар штатка бернинди үзгәреш кертмәсә дә, мюзикллар куя ала, дигән нәтиҗәгә килделәр. Ләкин үзгәреш булды. 55 яшьлек режиссер эшсез калды һәм киләчәктә үзен нәрсә көтәсен дә, театр нинди юлдан китәсен дә белми.  Сүз уңаеннан, шушы театрда 30 ел эшләгән, быел 50 яшен тутырган Җәмилә Әсфәндиярова да эштән китәргә мөмкин.

 Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева яхшыга юрый:

– Һәр үзгәреш яхшыга булсын дип юрыйк. Рәшит Заһидуллин белән соңгы тапкыр сигез ел элек  “Төн яна учакта” спектаклендә  эшләдем. Артист буларак ничә ел эшсез, рольcез утырдым. Театрга 25 ел элек килгән, 1995 елда ук беренче рольне уйнаган, 1998 елда штатка алынган, үзләре әйтмешли,  өметле актриса, юкса. Ләкин баш режиссер булмавы шомландыра. Чиратлашып эшләячәкләр, баш режиссер булмаячак,  диделәр безгә. Кыйбланы ничек тотарбыз, белмим. Бәлки,  шулай эшләү килешер дә, кем  белгән. Шәхсән үзем өчен тагын да начаррак булмас дип уйлыйм. Чөнки сигез ел эшсез утырдым. Хәтта спектакльләрнең соңгы тапкыр уйналуын да хәбәр итмиләр иде. Камал театрында андый гадәт бар. Бу спектакль соңгы тапкыр уйнала, дип алдан ук  хәбәр итәләр. Тамашачы да спектакльне карарга җыела, артист та роле белән хушлаша. Без әллә күпме вакыт үткәннән соң гына белеп, аптырашта кала идек. “Сүнгән йолдызлар”да, “Башмагым”да бик матур рольләрем булды, репертуардан әйтми-нитми төшереп калдыралар иде дә, авыр халәттә кала идем.

Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова баш режиссерсыз калу – башсыз калу белән бер дигән фикердә:

– Театрны башсыз калдырырга ярамый. Бер спектакль куярга килгән кешеләр кулына калу – театрны юкка чыгару дигән сүз инде ул.

Театр белгече Илтани Илялованы профессионал кеше белән исәпләшмәү шомландырган:

– 1993 елны килеп,  күчмә театрны тулы канлы, стационар, чын мәгънәсендә театр иткән кеше ул. Нинди искиткеч спектакльләре бар иде аның!  “Итил суы ака торур” (Нурихан Фәттах), “Мамаша Кураж” (Брехт), “Сүнгән йолдызлар” (Кәрим Тинчурин), “Тол хатыннар көймәсе” (Ирина Грекова) – барысын да санап бетерерлек түгел. “Башмагым”ны (Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи) ике тапкыр куйды. Беренче варианты да яхшы, хәзергесе дә динамика, энергиясе ягыннан аерылып тора. Чып-чын мюзикл инде. Бик кызганыч хәбәр. Чөнки чын мәгънәсендә профессионалдан колак кактык. Дөрес, кеше буларак авыррак холыклы. Ләкин  бу – кеше буларак сыйфаты, ә режиссер буларак, кабатлап әйтәм, үз эшенең остасы. Иң борчыганы – коллективның баш режиссерсыз калуы. Безнең театрларда стабиль театр, театр-йорт дигән төшенчә бар. Йортта даими коллектив була һәм һәркем бер-берсенең нәрсәгә сәләтле икәнен белеп тора. Бер спектакль куярга килгән  режиссер – матди хәлен яхшыртырга килгән кеше. Ул коллектив өчен  җаваплылык тотмый. Репертуар өчен кем җавап бирәчәк? Бу сорау һавада эленеп калачак бит. Димәк, театр шабашниклар урынына әйләнеп кала. Камал театрын алыгыз. Театрны 36 ел  Марсель Сәлимҗанов җитәкләде,  хәзер Фәрит Бикчәнтәев алып бара. Болар – эш өчен җавап бирә белә торган кешеләр. Камал театры директорлардан да уңды. Илфир Якупов – шулай ук театр кешесе. Шуңа күрә Камалның даны еракларга  таралды. Тинчуринда директор да театр дөньясыннан түгел.

Рәшит Заһидуллин 5 сентябрьдән вазифасыннан китә. Театрның киләчәге билгесезлектә кала.

Яңа уку елында Казан театр училищесының директоры алмашынуы да билгеле булды. Уку йортын 30 ел җитәкләгән Гыйлемхан Мөбарәкшин эшеннән киткән, аның урынына философия фәннәре докторы, театр белгече Руфина Таҗетдинова билгеләнгән.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү