Рөстәм Миңнеханов: Безнең ФАПлар һәм авыл клублары эшсез торырга тиеш түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген традицион республика киңәшмәсендә авылга социаль һәм мәдәни өлкә хезмәткәрләрен активрак җәлеп итәргә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин докладында билгеләп үткәнчә, ел башыннан Татарстанда 11 авыл клубы, авыл җирлекләре советының тугыз бинасы (башкарма комитетлары), 103 универсаль спорт мәйданчыгы һәм алты блок-модульле чаңгы базасы төзелгән.

11 ресурс үзәгендә, өч балаларны савыктыру лагерендә, 24 яшүсмерләр клубында, биш яшьләр үзәгендә, 31 мәдәният объектында, 30 авыл җирлегендәге советы бинасында, 27 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм муниципаль архивларның тугыз бинасында капиталь ремонт тәмамланган.

Моннан тыш, Татарстанда беренчел медик-санитар ярдәм программасын тормышка ашыру кысаларында 21 фельдшер-акушерлык пункты һәм алты табиб амбулаториясе төзелгән. Дүрт сәламәтлек саклау объекты капиталь төзекләндерелде, дип өстәде Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Бу мәгълүматларны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл җирендә социаль-мәдәни объектларны үстерүгә зур акчалар бүлеп бирүен, әмма алар өчен кирәкле кадрларны җәлеп итү мөһим мәсьәлә булып калуын билгеләп үтте.

«Безнең фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл клублары эшсез торырга тиеш түгел. Учреждениеләр эшләргә тиеш, ә моның өчен аларның һәркайсына җаваплы хезмәткәрне беркетергә кирәк. Кадрлар буенча игътибар белән эшләргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты киңәшмәдә катнашкан профильле министрларга.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/28/194411/


Фикер өстәү