Рөстәм Миңнеханов БГӘнең Ислам эшләре һәм иганәләр буенча баш идарәсе рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам эшләре һәм иганәләр буенча баш идарәсе рәисе Мөхәммәд Мәтар Сәләм бин Әбид Әл Кааби белән очрашты.

Очрашуда Татарстан белән БГӘнең дини оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә белән уртаклашу турында сүз барды.

Мөхәммәд Мәтар Сәләм бин Әбид Әл Кааби республикада ТР Диния нәзарәте резиденциясендә, Галиев мәчетендә, Россия ислам институныда һәм «Ярдәм» мәчете каршындагы реабилитация үзәгендә булуы көтелә шулай ук аны Казан епархия идарәсе һәм Болгар ислам академиясендә көтәләр.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТРның Дубайда сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнаштылар.


Фикер өстәү