Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазифасына кереште

Бүген Уфада Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы вазифасына инаугурацияләү тантанасы булды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Сайлау йомгаклары буенча Башкортстан сайлаучыларының 82,02 проценты республиканың хәзерге җитәкчесенә үз тавышларын бирде.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен тагын бер кат укыды. Ул Радий Хәбировка Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды. Инаугурация тантанасы вакытында төбәк башлыгы ант кабул итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.

Ул антны республиканың ике дәүләт телендә — рус һәм башкорт телләрендә укыды. Шул мизгелдән Радий Хәбиров рәсми рәвештә төбәк башлыгы вазифасына кереште.

Инаугурация тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстанның элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыены депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Радий Хәбиров вазифасына рәсми рәвештә керешкәннән соң, республика хөкүмәте отставкага китте.

 


Фикер өстәү