Раил Садриев: «Һәр авылның Раиле булса, яхшы булыр иде дә»

Тиздән «Ватаным Татарстан» газетасында Буа драма театры директоры Раил Садриев белән җанлы әңгәмә чыгачак. Ә әлегә аның бер өлешен тәкъдим итәбез. Биредә Раил Садриевның авылда яшәп иҗат белән шөгыльләнү, туган тел язмышы турында фикерләре. 

– Авылда яшәп эшләүнең уңай һәм читен яклары нәрсәләр?

– Үземне бик бәхетле саныйм. Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр. Туган авылымда, туган нигеземдә яшәвем белән бәхетле мин. Елның кайсы гына фасылында өйгә кайтып кермә – балачак исе, күренешләре, тәрәзәдән балачактагы кешеләр күренеп китә. Минем профессия белән авылда яшәү бик җайлы. Чөнки юлга асфальт түшәлгән, уты-суы кергән. Машинага утырасың да чыгып китәсең аэропортка, самолет белән барып төшәсең Мәскәүгә, чыгыш ясыйсың да кире китәсең. Авылыңа кайтып төшкәндә, чыгып киткәнеңә бер тәүлек тә үтмәгән була. Бу  бүген шулай. Киләчәктә тагын да тизрәк булачак.

– Авыл кешесе сине, ниятләреңне аңлыймы?

– Башта аңламыйлар иде. Хәзер дә андыйлар бар. Ләкин мин сөйләнеп йөрмим, авылга булышам. Лабораторияләрне дә аларга ярдәмгә дип оештырам лабаса. Безруков та авылда яшәде. Толымбайны күреп исе китте. Ираннар да сокланды. Безнең авылда өмә ясап эшләү бар. Бергәләшеп зур эшләрне башкарабыз, зиратны чистартабыз, парк ясадык, футбол мәйданы ясадык. Урта мәктәпне саклап калдык. Бөтен җирдә ут яна, бөтен җир төзек.

– Авылның проблемасы юк алайса?

– Авылда проблема күп. Мин хәзер үз авылымны сөйләдем. Чөнки безнең авыл Буага якын. Бу исә эшсезлектән коткара. Авылның иң зур бәласе – эшсезлек. Эшләгән өчен хезмәт хакын ала алмаган авыллар да байтак. Авылга әллә ни күп кирәкми, аңа нибары игътибар кирәк. Дәүләтнең игътибары җитми.

– Дәүләт игътибар иткән түгелме? Газы, уты, суы бар, дип сөйләдең.

– Без бит үзебез сорап йөрибез. Һәр авылның Раиле булса, яхшы булыр иде дә…

 

Әңгәмәне тулысынча киләсе санда укый аласыз. 

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү