Рамил Төхвәтуллин: «Туган тел иң актуаль, “кайнар” сорау булып кала бирә»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына карата фикере белән уртаклашты. «Туган тел иң актуаль, “кайнар” сорау булып кала бирә», – диде ул “ВТ” хәбәрчесенә.

– Бик тәэсирле Юллама булды. Минем өчен аеруча әһәмиятлесе: милли мәдәнияткә, милли мәгарифкә мөнәсәбәтле әйтелгән сүзләр. Бу минем үземне дә, комитет (Рамил Төхвәтуллин депутат буларак мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында эшләячәк – “ВТ”) эшчәнлеге буенча да борчый торган мәсьәләләр. Юлламаның шактый күп өлеше аларга багышланган иде. Бүген туган тел иң актуаль, “кайнар” сорау булып кала бирә. Президент аны аллегория форматында “Хатын-кыз – һәр ир-ат өчен дөнья яме, гаиләнең терәге һәм якты чыганагы, милләтне яшәтүче, саклаучы, үстерүче. Туган телебезне юкка гына ана теле дип әйтмиләр, без барыбыз да бишек җырлары тыңлап үскән. Бу һәрчак шулай булсын иде”, – дип тәкъдим итте. Киләсе елда зур вакыйгалар көтелә: ТАССРның 100 еллыгы, халык санын алу, даһи шәхесләребезнең зур юбилейлары. Президент аларга да аерым игътибар бирде. Мәдәният һәм сәнгать әһелләре шулай зурлап игътибарга алынган икән, бу зур өметләр уята, диде Төхвәтуллин.


Фикер өстәү