Республикада 8861 ишегалды төзекләндереләчәк

Киләсе өч ел эчендә республикадагы барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары тәртипкә китереләчәк.  Иң мөһиме,  аның нинди буласын биредә яшәүче халык үзе хәл итә. “Безнең ишегалды” программасы шул теләкләрне искә алып төзеләчәк.

Кемнәрдер  шугалак сораса, бала-чага бушлай туңдырма сата торган кибет хакында хыяллана, кемнәргәдер  машина кую урыны җитми. Теләк-тәкъдимнәрне кабул иткәч, алтын урталыкны сайлаячаклар. Казанның Ямашев проспектындагы 51 нче йорт ишегалды кебек. Биредә яшәүчеләр,  шаяртып, мондый  ишегалды төшкә дә кермәгән иде, ди.

Әлеге ишегалды бернинди дәүләт программасына да эләкмәгән-эләгүен. 2008 елда милекчеләр ширкәте төзелгәннән соң, бар җирдә тәртип оештырылган. Иң элек күзгә ташланганы  –  йорт тирәсе биек коймалар белән әйләндереп алынган. Теләсә кем кереп йөри алмый. Җирдә аунап яткан бер чүп тә күрмәссең. Балалар мәйданчыгы да бар. Тирә-якта күзне иркәләп җимеш агачлары, чәчәкләр үсеп утыра.Тиздән республиканың бик күп ишегаллары шундый матур булачак. Ямашев  проспектының 51нче йортында яшәүчеләр дә әлеге программага эләгү хакында хыяллана.

– Бу проект турында ишеткәч, без дә гариза җибәрдек. Кем белә, бәлки,  безне дә ишетерләр.  Республика аз акча  бирми, берничә меңе эләксә дә, нәрсәне үзгәртәсен белер идек, – ди милекчеләр ширкәтендә эшләүче Валентина Михайловна. –Матур күренсә дә, эшлисе эшләр байтак әле. Ишегалдындагы яктырткычларны арттырыр идек, йорт артындагы машина кую урыны янәшәсендә буш җирләр бар, шуларны гөлчәчәккә күмәр идек. Бәлки, өлкәннәр  өчен аттракцион да ясап булыр иде.

Валентина ханым кебек хыялланучылар күптер ул. Үз хыялларыңны республика җитәкчелегенә җиткерү юлы да бар. 2 сентябрьдән Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы, Җәлил бистәләрендә “Ишегалдын ямьләндерүдә кайсы эшләр аеруча мөһим?” дигән бер сорау язылган анкеталар тарата башладылар. Аларны тутырып сайлау көнне үз участогыңда куелган әрҗәгә салырга мөмкин. Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова теләкләр исәпкә алыначак дип белдерде. Нәтиҗәләр исә октябрь ахыры — ноябрь башларында билгеле булачак.

– Кешеләр өчен ишегалдының нинди булуы бик мөһим. Бу аның культура дәрәҗәсен күрсәтә, кәефендә чагылыш таба, — ди Президент ярдәмчесе. — Без 2017 елда парк-скверларны төзекләндерә башлагач та, халыктан бик күп фикер ишеттек. Алар үз йортлары тирәсен матур итеп күрергә тели иде. Ул чакта да күп кенә ишегалларын тәртипкә китердек.

Ә эшләнәсе эшләр бик күп. Әйтик, төзекләндерелергә тиеш күп фатирлы йорт ишегалларының 54 процентында җәяүлеләр өчен юл юк. Шәхси гараж, сарайларны калдыру яки сүттерүне дә  халык  үзе хәл итәчәк.

Татарстанның  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, күптән кул тимәгән биләмәләр бар, ди. Тик 2020 елда гына барлык эшләргә өлгерә алмаячаклар. Шуңа күрә республикада капиталь төзекләндерү булачак 1 мең йорт  тирәсендә асфальт юлларны яңарту эшләре быелдан ук башлана. Кышын яктыркычлар, бордюрларны  әзерләп куярга җыеналар. Шулай ук җир астындагы коммуналь челтәрләрне барлый башлаячаклар.

«Безнең ишегалды» программасы, инде моңа кадәр дә язганыбызча, бик масштаблы. Ул 7 төрле эшне башкаруны күз алдында тота. Болар – җәяүлеләр һәм машина юлларын асфальтлау, су торбаларын алыштыру, ташлар кую, яктырткычларны яңарту, көнкүреш калдыклар ташлау өчен билгеле урын булдыру, спорт мәйданчыклары ясау, тирә-якны яшелләндерү. Програманы гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.

– Халык баштарак куркып торса да, матурлыкка тиз ияләшә. Мөслим районына барып күрегез! Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Казансу яр буйлары элек мондый түгел иде бит. Ишегаллары белән дә шулай булыр, – ди Наталия Фишман.  – Минем чит төбкәләрдәге коллегаларым Татарстан җитәкчелегенең  халык өчен мондый программа уйлап табуына гаҗәпләнә. Иң мөһиме,  моның өчен түләргә кирәкми бит.

 

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү