Республикада ОСАГО бәясенең кимүе нәрсә белән бәйле?

Республикада ОСАГО бәясе 5,5 процентка кимегән. Белгечләр әйтүенчә, моның сәбәбе иң элек полис хакын исәпләүнең “сыгылмалы” системасын (тәҗрибәле машина йөртүчеләр өчен түләүне киметеп, ә тәҗрибәсез яшь-җилкенчәккә – арттырып) гамәлгә кертүгә һәм тарифлар “коридоры” киңәйтелүгә бәйле.

Шулай итеп, автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы бәясе узган елда уртача 5673 сум торса, хәзер 5363 сумга калган. Шул ук вакытта зыян күрүчегә түләүләр, киресенчә, 3 процентка арткан: уртача 64100 сумнан 66500 сумга җиткән.


Фикер өстәү