“Ревизорро” проекты кысасында сайлау участоклары тикшерелгән

Татарстан Иҗтимагый палатасында Күзәтүчеләр ачык штабының соңгы утырышы узды. Күзәтүчеләрнең эшкә керешергә әзер булуын белдерде Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин. Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә алар 2811 участокта эшләячәк.

“Чиста сайлаулар өчен” корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Павел Соломонов сайлауга әзерлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

– “Ревизорро” проекты кысасында сайлау участокларына барып, тикшерүләр оештырып кайту мөмкинлеге булды. Нинди районга барасыбызны очраклы гына сайлый идек, көтелмәгән тикшерүләр булды ул. Җитешсезлекләр юк димәс идем, әмма алар җитди түгел. Кайбер участокларда оешманың схемасы күрсәтелмәгән, кандидатлар, партияләр исемлеге юк иде. Рөхсәт ителмәгән вакытта төшке ашка бүленеп, участокта кеше калмаган очраклар күзәтелде. “Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусының ситуация үзәге 8 сентябрьдә тәртип бозулар турындагы мәгълүматларны тикшерәчәк. Анда 25-30 кеше – хокук белгечләре, юристлар эшләячәк. Үзәк сайлаулар турында төрле чыганаклардан: участокларда эшләүче җәмәгать күзәтүчеләреннән, НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторинг интернет-порталыннан, социаль челтәрләрдән, телеграмм-каналлардан керүче хәбәрләрне кабул итеп, тикшереп, анализлап, хокукый бәя биреп барачак.


Фикер өстәү