«Россия ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчене 4 октябрьдә Мәскәүдә игълан итәләр

«Россия ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчене 4 октябрьдә Мәскәүдә игълан итәләр. Бөтенроссия конкурсында  Казан шәһәренең 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов катнаша. Ул «Казан шәһәренең ел укытучысы-2019», аннары «Татарстанның ел укытучысы» булып танылды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын ачу 22 сентябрьгә Грозный шәһәрендә була. Конкурсантлар белән Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров очраша.

«Беренче турда бәйге финалының барлык 85 катнашучысы ярыша. Алар үзләренең профессиональлекләрен күрсәтәчәк, Чечня мәгариф оешмалары педагогларының эше белән дә танышачаклар», – диелгән министрлык хәбәрендә.

Беренче турны ябу һәм конкурс лауреатларын игълан итү 27 сентябрьдә узачак, ә 29 сентябрьдә икенче этап башлана. 15 лауреат «Мастер-класс» һәм «Мәгариф проекты» кебек сынауларда үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтәчәк.

Бәйгенең биш призеры 1 октябрьдә конкурсның икенче турының ябылу тантанасында аталачак. Өченче этап Мәскәүдә була. Анда ике сынау – «Гавами лекция» һәм «Министр белән сөйләшү»не узачаклар. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Ольга Васильева 3 октябрьдә иң яхшы укытучылар белән очрашачак.

Татарстанда 11-15 мартта «Ел укытучысы» конкурсының республика этабының финал сынаулары узды. Зона этабында катнашучылардан 40 педагог финалга үтте. Быел Бөтенроссия конкурсына 30 ел тулды.

«Татар-Информ»

 


Фикер өстәү