Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлекне саклау буенча дәреслек эшләгән

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр иткәнчә, дәреслектә сәламәт яшәү рәвешенә, беренче ярдәм күрсәтү алымнарына, үз сәламәтлегеңне мониторинглау һәм башка аспектларга багышланган бүлекләр булачак.

«Демография» милли проектына кертелгән «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проекты кысаларында ведомство төрле мәктәп дисциплиналарына үзгәрешләр кертә, дип әйтелгән. Вероника Скворцова сәламәтлек темасы буенча мәгълүмат блоклары тормыш иминлеге нигезләре, табигать белеме, биология һәм башка фәннәр дәреслекләренә кертелергә тиеш дип саный.

«Без үз алдыбызга 2020 елның сентябрендә ук әлеге программа буенча укулар башлау бурычын куйдык. Без моны Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләштек, алар да моңа әзер», — диде министр.

 


Фикер өстәү