Россиядә җылытылган юллар төзелергә мөмкин

Электр үткәргеч бетон юллардагы кар көртләре, бозлавыкка каршы көрәштә ярдәм итә ала. Бу хакта Росдорния белгечләре хәбәр итә.

Узган тикшеренүләр барышында алар Россиядә җылы юллар кулланырга тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә  RT сайты. Электр үткәргеч цементобетон (ЭПБ) салгач, мондый өслектә кар һәм боз тизрәк эриячәк, шуңа бәйле рәвештә зур кар көртләре барлыкка килмәячәк, дип аңлаталар.

Әлеге катламны юлларның кырларына салырга мөмкин, анда ул кар эрүне тәэмин итәчәк, ә барлыкка килгән су яңгыр канализациясенә агачак.

Күперләр, съездлар яки юлүткәргечләр кебек катлаулы участокларда бетонны юлның бөтен киңлегендә урнаштырырга мөмкин. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен катлам куркынычсыз булачак, чөнки өстән аны саклагыч катлам белән каплаячаклар.

РАНХиГС иҗтимагый фәннәр институтының (ИОН) шәһәр төзелеше компетенцияләре үзәге директоры Ирина Ирбитская фикеренчә, мондый инициативаны тормышка ашыру шактый акча таләп итәргә мөмкин. Әмма яңа технологияләр, мәсәлән, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану бу бурычны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү