Россиялеләр пенсиягә бәйле мәгълүматларны онлайн режимда карап бара алачак

2022 елдан россиялеләрнең РФ Пенсия фондының пенсия өчен мәгълүматларны ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл җыюын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый онлайн-сервис эшләтеп җибәрергә ниятли. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Түрәләр гражданнарны әлеге процедурага 45 яшьтән җәлеп итәргә ниятли», — диелә хәбәрдә.

Әлеге яңалыкны «Пенсия онлайн» сервисы кысаларында кертү күздә тотыла. Ул 2022 елда эшли башларга тиеш.

 


Фикер өстәү