«Рубин» дүртенче уен рәттән җиңелде

Казан “Рубин”ы футбол буенча Россия чемпионатының 10-нчы тур матчында Петербургның “Зенит”ына җиңелде. “Газпром Арена” стадионында узган матч 5:0 исәбе белән төгәлләнде.

Бу уенга кадәр Казан командасы «Оренбург», «Сочи», «Ростов» командаларына җиңелгән иде. 10-нчы турдан соң «Рубин» таблицаның 10-нчы урында урнаша.

Татарстан башкаласы футболчылары киләсе матчны 25 cентябрь көнне «Химки»га каршы уздырачак.

Зенит 5:0 Рубин

Голлар: Иванович Б., Сутормин А. (2), Мак Р., Шатов О.


Фикер өстәү