“Сәхнәне Салават җитәкчелегендә һәвәскәрләр яулап алды”

Яңа татар җыры бәйгесе, Илһам Шакировка һәйкәл, бер фестивальгә икенчесен кушу мөмкинлеге, җыр сәнгатендә миллилек дәрәҗәсе, һәвәскәрлекнең яхшы һәм яман яклары. Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Ваһапов фондының яңа сезонын ачуга багышланган матбугат очрашуында сөйләштек.

Тукайны беләбез, ә калганнар?

Һәрбер татар проекты Илһам Шакировка багышланырга тиеш. Продюсер Рифат Фәттахов шундый фикердә һәм сезонны Илһам абыйның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында концерт бирү белән башлап җибәрү – иң отышлысы, ди. Ваһапов фондының Илһам Шакировны искә алу концертлары Казанда (8 октябрь), Мәскәүдә (27 октябрь), Уфада (13 ноябрь) да була. Илһам Шакировка игътибар итү тикмәгә түгел. Фестивальнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, әдәбиятта – Тукай, музыкада – Сәйдәш, рәсем сәнгатендә Урманче булса, җырда – Илһам Шакиров. “Ләкин Тукайга игътибар бирелсә, китаплары басылса, музейлары эшләсә, башка шәхесләрне кадерләү җәһәтеннән сораулар күп. Мәсәлән, Сәйдәшнең туу урыны буенча да әле дә булса бәхәс бара”, – дип сөйләде халык шагыйре.

Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү буенча хәлләр ничек соң? Разил Вәлиев бу җәһәттән махсус программа төзелүен, хөкүмәттә әлеге мәсьәлә уңаеннан утырыш булганын хәбәр итте. “Сарманда Илһам абыйга бюст ачылды, аның исеме сәнгать мәктәбенә кушылды. Әмма туган авылы Яңа Бүләктә клубны төзекләндерәсе бар. Музей буенча да сораулар бар, чөнки аның әле статусы да билгеләнмәгән. Эш бара. Яңа Бүләк клубын һәм мәктәбен ремонтлау турында махсус карар чыкты”, – диде ул.

Өч бөек берләшер иде

Ваһаповчыларның бөек җырчының ядкәренә төрле шәһәрләрдә берничә концерт бирүе – Илһам Шакиров исемендәге фестивальнең башлануы дигән сүзме? Бөек җырчы белән хушлашканда, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев аның исемендәге фестиваль кирәклеге турында әйткән иде.

Журналистларның бу соравына җавабын Рифат Фәттахов җырчының фонд өчен әһәмиятен аңлатудан башлады:

– Җыр сәнгатендә һәрбер гамәл Илһам Шакировка багышлаудан башланса да, артык түгел. Безнең өчен бигрәк тә. Минем Рәшит Ваһаповка килүемдә дә Илһам абыйның роле зур булды. Фестиваль язмышында да ул хәлиткеч рольне уйнады. Мөмкинлеге булганда фестивальдә катнашып килде. Озак еллар жюри рәисе булды. Хәзер танылган күп кенә җырчылар сәхнәгә аның фатихасын алып аяк басты. Гөлсирин, Азат, Рәнис тә олпат җырчы белән очрашып калдылар. Әле дә хәтерлим, 2008 – фестиваль өчен авыр ел булды. Рәсми даирәләрдә аңлашылмаган ыгы-зыгы башланды. Проектның туктап калуы да мөмкин иде. Бу – Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулган чак… Киңәш сорап, Илһам Шакировка бардым. Ул Минтимер агага барырга киңән итте. Шуннан соң без Илһам абыйга “фестивальнең президенты” дигән вазифа уйлап таптык. Ул үз куллары белән Минтимер агага хат язды. Фәкать шуннан соң гына безгә караш җылынды. Без үз гамәлләребез белән рәхмәтебезне белдерәбез. Илһам абыйга, һичшиксез, мөстәкыйль фестиваль кирәк. “Татар моңы”на Илһам Шакиров исемен бирү турында да сүзләр йөри. Ә бит “Татар моңы” башланып киткәндә, аның кагыйдәләрендә: “Р.Ваһапов һәм И.Шакиров исемендәге бәйге лауреатлары “Татар моңы”нда катнаша алмый”, – дип язылган иде. Ниндидер проектның дәрәҗәсен күтәрү өчен генә аңа Шакиров исемен бирергә ярамый.

Сүз уңаеннан, Фәттахов бөек җырчыга һәйкәлне Татар филармониясе янына кую фикере белән килешми. Ул аны Камал театры каршысында күрә. Шул рәвешле өч бөек – Илһам, Сәйдәш һәм Тукай – бер мәйданда берләшер иде.

Татар җырына миллилек ят

Илһам Шакиров исемендәге фестиваль үзешчән дәрәҗәсендә була алмый. Бусы – Разил Вәлиев фикере. “Бездә болай да үзешчәннәр фестивальләре бик күп. Төгәлрәк әйтсәк, бүгенге татар эстрадасының 90 проценты – үзешчәннәр. Соңгы 15-20 елда аңа яшел ут янды, эстраданы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә үзешчәннәр яулап алды. Минем аларга бернинди дәгъвам юк, үзешчәннәр дә кирәк, хәтта бик тә кирәк. Ләкин беренче планда профессиональ сәнгать булырга тиеш”.

Разил Вәлиев татар җырында миллилек юкка чыгуын да искәртте: “Әгәр сүзләрен алып атсаң, аның татар җыры икәнен аңлап булмый”, – диде ул. Оештыручылар әйтүенчә, нәкъ менә шуңа күрә “Яңа татар җыры” бәйгесе кирәк тә инде.

– Бәйге ел дәвамында барачак. Авторларның 9 ай уйланырга мөмкинлеге бар. Максатыбыз – җырны профессиональ дәрәҗәгә күтәрү. Бу фикерне берничә ел элек тә белдергән идек. Ләкин ул рәсми яклау таба алмады. Аны без үзебез дә үткәрә ала идек, ләкин проблеманы дәүләт дәрәҗәсендә күтәрү мөһим. Биредә яшь чикләве юк, авторларның профессионал булуы да мөһим түгел, – диде Рифат Фәттахов.

Шулай итеп, Ваһапов фонды 1 октябрьдән “Яңа татар җыры” бәйгесенә җыр текстлары кабул итә башлый. Киләсе елның июлендә берничә дистә җырны икенче турга сайлап алачаклар. Ноябрь аенда гала-концерт көтелә. Әлеге бәйгенең приз фонды 1 миллион 350 мең сумны тәшкил итә. Беренче урын яулаган җырга 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирү каралган.

Фондның планнары зурдан. Октябрьдә Римга бару планлаштырылса, киләсе елда Парижга юл тотмакчылар. Римны сайлаулары очраклы түгел, Италия вокал мәктәбе белән элемтәләрне ныгытасылары килә. “Эшлибез һәм тәнкыйтьтән курыкмыйбыз”, – ди фонд җитәкчесе.

 


Фикер өстәү