«Сафа белән Саҗидә» фильмының беренче эпизодлары төшерелде

Башкортстанның Туймазы районында «Сафа белән Саҗидә» фильмының беренче эпизодлары төшерелде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмның куючы режиссеры Илдар Матуров хәбәр итте.

«Без «Сафа белән Саҗидә» фильмының эпизодларын Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы «Бабай утары» этнографик комплексында төшердек. Съемкаларда Туймазы татар дәүләт театры артистлары, Төмәнәк авылы халкы катнашты. Казаннан Камал театры артисты Илдус Габдрахмановны чакырган идек», — дип сөйләде Илдар Матуров.

  • «Сафа белән Саҗидә» фильмы Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы нигезендә төшерелә. Фильмның идея авторы һәм сценаристы – Илдар Матуров. Фильм өчен Татарстан Мәдәният министрлыгыннан 2 миллион сум субсидия бирелгән иде.

Эпизодларда татарларның Төркиядә үзләре яшәячәк урынга килеп урнашулары күрсәтелә. Фильмны төшерүче команда Төркия табигатенә охшаш урыннарны Туймазы районында тапкан. “Февраль аенда Төркиянең Османия татар авылында булып кайттык. Анда төшереп кайткан урыннар Туймазы табигатенә бик туры килә”, — ди Илдар Матуров.

Режиссер Төркия белән сөйләшүләр баруын, әмма аларның бик җиңел булмавын әйтте. “Әлегә безнең беренчел максат — визуаль видеорәт ясау. Киносценарий өстенә видеорәтебез дә булса эшне дәвам итәр өчен финанслар эзләргә җиңелрәк булачак”, — ди ул.

Режиссер Туймазы якларында фильмның катлаулы массалы күренешләрен төшерүләрен әйтә. “Субсидия акчасына мөмкин булган кадәр эш башкардык. Әлегә фильмга җитәрлек финанслар булмаган килеш, төп геройларны ачыклап бетереп булмый, әмма безнең күз тоткан артистларыбыз бар”, — ди Илдар Матуров.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/22/194035/


Фикер өстәү