Сайладык. Сынатмаслык булсын иде

Узган ялларда сайлау белән яшәдек. Үз бурычы дип санаган һәркем, участокларга барып, ышанычын белдергән партиягә һәм кандидатка тавышын бирде. Инде бюллетеньнәр саналды, беркетмәләр төзелде, исәп ясалды, нәтиҗәләр дә билгеле. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәрсәсе белән истә калды? Бу көнне Татарстан халкы ничек уздырды?

 

Татарстанлыларның 70,1 проценты сайлаган

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, журналистларны беренче нәтиҗәләр белән таныштырганда, сайлауга республика халкының 70,1 проценты килгәнне әйтте. Шәһәр халкына караганда, район һәм авылларда тавыш бирүчеләр күбрәк булган. Районнар арасында аеруча Кайбыч, Әтнә һәм Апас халкы активлык күрсәткән.

– Сайлау тыныч узды. Килгән сораулар үз вакытында хәл ителде. Сәяси партияләрдән, депутатлыкка кандидатлардан күзәтүчеләр эшләде. Сайлау участокларында барлыгы 28 меңнән артык иҗтимагый контроль вәкиле катнашты, – диде ул.

Тавыш бирүчеләр яңа технологияләрне дә актив кулланган. 24 июньнән бирле эшләгән “кайнар линия”гә 1300 мөрәҗәгать кабул ителгән. Дөрес, аларның күбесе кандидатларны сайлау этаплары, документ эшләре, оештыру моментларына бәйле булган.

Инде алдагы саннарда хәбәр итүебезчә, быелгы сайлау кампаниясендә беренче тапкыр “Мобиль сайлаучы” механизмы оештырылган иде. Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, әлеге мөмкинлектән 32 меңнән артык кеше файдаланган. Әйтергә кирәк, сайлау көнне Сабада әнисе янында булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге механизм ярдәмендә тавыш бирде. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткән иде.

– Татарстан Президенты, “Мобиль сайлаучы” механизмы мөмкинлекләреннән файдаланып, төшкә кадәр тавыш бирде, – диде ул.

Беренче нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә: “Бердәм Россия” партиясе 72,43 процент тавыш җыйган. КПРФ өчен 10,74 процент тавыш биргәннәр. Сайлаучыларның 3,96 проценты “Гадел Россия” партиясенә ышанычын белдергән. ЛДПР партиясе 3,79 процент тавыш җыйган. Сайлаучыларның 3,65 процент тавышы “Россия коммуннистлары” партиясенә туры килә.  “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”н яклап, 2,47 процент тавыш биргәннәр. “Рост” партиясенә 1,82 процент тавыш туры килә.

Шулай итеп, Татарстанның яңа парламентында биш партия булачак: “Бердәм Россия” белән КПРФтан тыш, бер мандатлы округларда узган тавыш бирү нәтиҗәсендә “Гадел Россия”, ЛДПР һәм “Рост” партиясе вәкилләре дә уңышка ирешкән. Алар республика парламентына тәүге мәртәбә уза. Тагын бер партиясез кандидат та бар. Рәсми нәтиҗәләр дә озак көттермәячәк.

Моңа кадәр алай булмаган иде”

Туй үпкәсез узмаган кебек, сайлау участокларыннан төрле хәбәрләр килде. Журналистлар иртәдән төнгә кадәр эшләгән Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында “Гадел сайлаулар өчен” корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов сайлауларның гадел узуын әйтте.

– Безнең күзәтүчеләр сайлауларны гадел һәм конструктив дип бәяләде. Аерым хокук бозу очраклары булса да, алар сайлау нәтиҗәсенә тәэсир итәрлек түгел, – диде ул.

Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Какохо әйтүенчә, социаль челтәрләрдә чыккан мәгълүматлар расланмаган. Иҗтимагый күзәтүчеләр аларның фейк хәбәрләр булуын ассызыклады.

Россия белгечләре дә Татарстандагы сайлауга уңай бәя бирде. “Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга. Тавыш бирергә килегез, дип басым ясаулар булмады. Бу нәтиҗәләр – республика өчен табигый хәл”, – диде “Петербургская политика” фонды рәисе Михаил Виноградов. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни экспертлар советы әгъзасы Сергей Марков: “Татарстан гражданнарының үз сәяси позициясен белдерү мөмкинлеге бар. Электрон системалар актив кертелгән. Татарстан бу яктан традицион рәвештә Россиянең башка төбәкләрен уздыра. Күп төбәкләр сезгә лидер буларак карый”, – диде.

Сайлау барышына карата җитди сораулар булмавын якшәмбе көнне журналистлар белән очрашкан вакытта Дәүләт Советы рәисе,“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да билгеләп узган иде. Кечкенә, тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итми торган хилафлыклар очраштыргаласа да, ул сайлауның гадел һәм дөрес узуына басым ясады. Хәер, монда сайлау алдыннан халык белән очрашуларның уңай нәтиҗәсе дә булмый калмагандыр.

– Татарстан районнарының яртысыннан артыгында шәхсән үзем йөреп чыктым. Мода кадәрге сайлаулар вакытында алай булмаган иде. Вазгыять бездән халык белән күзгә-күз карап сөйләшүне, катлаулы сорауларга җавап табуны, кимчелекләр һәм җитешмәгән яклар турында ачыктан-ачык сөйләшүне таләп итте. Ул очрашулардан соң, халыкның кәефе үзгәрә, ышанычы арта, – диде ул. – Халыкның яңа депутатлар күрәсе килә, шуңа күрә исемлектә сайлауда катнашучы яңа кешеләр 45 проценттан артык. Бер мандатлы округларда 60 процент чамасы яңа кандидатлар теркәлде. Яшьләрнең саны арта.

Тавыш биреп, ишегалдын яхшырталар

Үзләре ышанган партияләргә һәм кандидатларга тавыш биргән кешеләр дә бүләксез калмады. Казанда яшәүче һәр сайлаучыга транспортта бушлай йөрү өчен беләзек һәм “Казан-Арена” стадионында узган концертка керү мөмкинлеге бирелде. Кайбер участокларда хәтта прививка ясатырга да мөмкин иде. Ә менә сайлауга беренче тапкыр килгән егет һәм кызларга төрле китаплар, буклетлар һәм түштамгалар бүләк ителде.

Моннан тыш, быел 18 шәһәр һәм районда (Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы һәм Җәлил бистәләре) сайлауда катнашучылар “Безнең ишегалды” республика программасы буенча анкета сорауларына җавап бирде. Аның нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк. Ахыргы нәтиҗәләрне ноябрьдә игълан итәчәкләр.

Өч елга исәпләнгән программа кысасында ихтыяҗ булган барлык ишегалларын төзекләндерергә уйлыйлар. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, программа буенча юлларны төзекләндерү, тротуарларны алмаштыру, балалар мәйданчыклары, яктырткычлар кую, яшелләндерү, чүп ташлау, машина кую урыннарын булдыру каралган.

Иң өлкән сайлаучыга – 102 яшь

Шактый өлкән яшьтә булуларына карамастан, тавыш бирүне үзләренең бурычы дип санаган татарстанлыларга аеруча зур игътибар һәм ихтирам күрсәтелде бу көнне. Андый күркәм апа, абыйларыбыз республиканың төрле районнарында яши. Сабадагы Оет авылында яшәүче Хәкимә Закирова быел 102 яшен тутырган. Соңгы елларда үзе бара алмау сәбәпле, аның янына 2465 нче сайлау участогы комиссия әгъзалары үзләре килә икән.

Хәзерге көндә 7 баласы, 15 оныгы һәм 9 оныкчыгына кадерле әни һәм дәү әни Хәкимә апа кызы Зөлхәбирә белән яши. Дәүләт Советына депутатлар сайлаганда ул:

– Мине зурлап килгәнегезгә рәхмәт яусын. Шулай ук җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, илләребез тыныч булсын, лаеклы кешеләр сайлансын, – дигән.

Арча районының Мәмсә авылында яшәүче Гарифә апа Касыймовага да – 102 яшь.

– Элек сайлаулар бик матур үтә иде. Җырлар, биюләр белән чын бәйрәмгә әйләнә иде. Хәзер менә өйгә килеп сайлаталар. Мин ялгызым яшим. Бераз авырып торганлыктан, бүген туганнарыма килдем. Ярый алар бар, бик рәхмәтлемен аларга. Минем башка беркемем дә юк. Үземнең балаларым булмады, – дигән Гарифә апа “Арча хәбәрләре” хезмәткәренә. – Ирем сугышның беренче көненнән үк китеп, исән-сау әйләнеп кайтты. Аның мәрхүм булуына шактый гомер инде. Минем теләгем – шушы туганнарым исән-сау булсын. Сугыш афәтләре күрергә язмасын.

Әлмәттә тавыш биргән Мәгъсүмә Гыйльфановага да – 102 яшь. Биектау районында Анна Емельяновага шушы көннәрдә 108 яшь тулачак. “Алдагы сайлауларда күрешергә насыйп булсын”, – дип теләк теләделәр аларга.

Беренче тапкырында дулкынландыра икән”

Сайлауда меңләгән егет һәм кыз беренче тапкыр катнашты. 18 яше тулган егет-кызларга сайлау участокларында истәлеккә бүләк өләштеләр. Күп кенә тавыш бирү урыннарында алар өчен махсус концерт программасы да әзерләделәр.

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты студенты Алия Гафурова, иртә белән үк шәһәрдәге сайлау участокларының берсенә барып, тавыш биргән.

– 18 яшь тулган, син инде зур, җаваплылык тоясың, шуны аңлаганга күрә, беренче тапкыр сайлаганда, дулкынландыра икән. “Мин тавыш бирдем” дигән беләзек тараттылар, шуның белән бушлай җәмәгать транспортында йөрдем. Студент өчен бу да – шатлык инде, − дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Казан медицина университеты студенты Альбина Сысоева да беләзекле булган. Ул Совет районындагы 126 нчы гимназиядә тавыш биргән.

– Беренче тапкыр сайласам да, бүләк бирмәделәр. Әмма үзем укыган мәктәптә сайлагач, күңелле булды, укытучыларым белән күрештем. Концертка ел да әти-әни белән бара идек, быел бармадым, чөнки укырга әзерләнергә кирәк иде, – диде Альбина.

Казан федераль университетына укырга кергән Арча кызы Зәлифә Әүхәдиева күрше авылга барып тавыш биргән.

– Дулкынландырды. Сайлауга барганчы, әнидән партияләр, кандидатлар турында сорап чыктым. Беренче тапкыр сайлаучы кешегә бүләкләр дә бар иде. Миңа фоторамка бирделәр. Бу юлы Казандагы күңел ачу чараларын карый алмадым, киләсе сайлауда барырга тырышырмын, − диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү