Сайлау көнендә зур концерт узачак. Ничек эләгеп була?

Ял көне булгач, ял итәрлек булсын дигәннәрдер: шәһәр хакимияте сайлау көнендә халык өчен шактый кызыклы мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә. Төп чаралар “Казан-Арена” футбол стадионы каршындагы мәйданда узачак.

Карасагыз – бәйрәм бар, сусасагыз – әйрән бар, дигәндәй, гражданлык бурычын үтәп, тавыш биреп кайткан халык өчен җырчыларның төрлесе чыгыш ясаячак. Бер сәхнәдә “Black Star” лейблы йолдызларын да, 90 нчы еллар артистларын да, үзебезнекеләрне дә күрергә мөмкин булачак. Концерт карау һәм җәмәгать транспортында бушлай йөрергә теләүчеләр сайлау участокларында “Мин сайладым” дигән язу төшерелгән беләзек алырга онытмасын. Сайлау көнендә “Казан-Арена” тирәсеннән узучы транспорт эше 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак.

Ыгы-зыгы, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, оештыручылар бәйрәм чараларына төянеп килмәскә куша.

– Стадион янындагы мәйданда ризык, су сатып алырга мөмкин булачак. Авыр, зур әйберләр күтәреп килмәсеннәр иде. Халыкка уңайлы булсын өчен шартлар тудырылачак. Машина калдыру өчен парковка эшләячәк. Әмма без җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәбез, – ди Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Концерт программасы

– 14:00– 15:30 сәг. – кавер-төркемнәр һәркем белгән хитларны башкарачак

– 15:00 сәгатьтән – Гүзәл Уразова, Данир Сабиров һәм Илсөя Бәдретдинова чыгышлары

– кичке якта мәйданга яшьләрне чакыралар. Дана Соколова, Назима, Слава Slame кебек җырчыларның чыгышлары көтелә

– 20:00 сәгатьтә Диана Арбенина һәм “Ночные снайперы” төркеме

башкаруында җырлар булачак

– концертны “Любэ” төркеме йомгаклый

22:00 сәг. – бәйрәм салюты.

14:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр стадион янындагы мәйданчыкта спортның экстремаль төрләре буенча ярышлар көтелә. Киберспорт буенча турнир да узачак, әдәби ишегалды эшләячәк.


Фикер өстәү