Шәхси хуҗалыкларга сатып алучыны каян табасы?

Берничә ай элек Арча районының бер авылыннан атна саен Казанга сөт, май, катык, эремчек китерүче Зилә ханым белән танышкач, рәхәткә чыктым әле. Аннан алган сөт куерак та, тәмлерәк тә, сыйфатлырак та. Бәясе дә кибетнекеннән күпкә арзан.

– Юл чыгымнарын да исәпләп санасаң, табышы калмыйдыр инде? – дип кызыксынам.

– Бисмилла әйтсәң, җитә! Ниндидер алыпсатарларга керем ясап яшәгәнче, үзебез җитештергәнне ирем белән икәүләшеп сатабыз. Яшәргә кирәк бит, – ди Зилә ханым.

Хәтерлисездер: шәхси хуҗалыгында җитештерелгән ит һәм сөт продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр азык-төлекне якын авыллардан Казанга китереп сату гадәте элегрәк тә бар иде. Рәхмәт әйтәсе урында, төрлечә эзәрлекли торгач, андый эшмәкәрлекне тәмам юкка чыгардылар. Әлеге хәлдән кемнәр откандыр, белмим, һәрхәлдә, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе авыл сөтен, авыл каймагын бүген дә сагына.

Ә менә ил буенча һәр яңалыкны башлап җибәрүче Мәскәү яңадан рәхәтләнеп авыл сөте, авыл каймагы ашый башлаган, диләр. Җаның теләгән ризыкны көне-сәгате белән өеңә китереп бирәләр икән. Бәяләре дә кибетнекеннән арзан. Сыйфаты турында әйтәсе дә юк. Яңа аертылган каймак, әлерәк кенә савылган сөт яки бүген генә түтәлдән өзеп алынган яшелчәне кем яратмас? Бу хакта миңа Мәскәүдә яшәүче сыйныфташларым сөйләгән иде.

Кызыксынып китеп, әлеге эшне оештыручылар белән  үзем дә элемтәгә кердем. Бу эш берничә ел элек Мәскәүгә якын авылларда ит һәм сөт продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр азык-төлек җитештерүче шәхси һәм фермер хуҗалыклары белән килешү төзүдән башланып киткән. Оешманың исеме дә җисеменә туры килә – “Авылныкын аша”.

– Чит илләрдә мондый оешмалар күптәннән эшләп килә. Исеме  “Түтәлдән – өстәлгә”  дип атала. Аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү дә ярдәм итте. Хәзер үзебез башкаларга булышабыз. Тверь, Ярославль, Липецк, хәтта Краснодар краенда бу эшне башлап җибәрүчеләр белән ярдәмләшеп яшибез. Заманча элемтә системасы, интернет, сайт аша эшләгәнгә, уңай нәтиҗәләр артканнан-арта, – ди оештыручысы Илья Елпанов.

Башлап җибәргәндә төрле кыенлыклар аша үтәргә  туры килгән. Бүген исә “Авылныкын аша”  һәр җитештерүченең ишегалдыннан көнендә-сәгатендә  яхшы бәядән продукцияне үзе барып ала, үзе сата. Оешма Мәскәү һәм шәһәр тирәсендә яшәүчеләргә тәүлек дәвамында теләсә нинди төр азык-төлекне билгеләнгән вакытка илтеп җиткерә.

Менә шулай “Авылныкын аша” оешмасы меңнәрчә шәхси хуҗалык һәм 150дән артык фермер хуҗалыгын берләштереп кенә калмаган, аларны киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә төрле мөмкинлекләр тудырган. Иң мөһиме, эшләүчеләр арасында, продукция җитештерүчеме ул, яисә сатучымы – мөнәсәбәтләр үзара ышанычка, гаделлеккә корылган. Һәркемгә файдалы булгач, эшләве дә рәхәтрәк шул инде.


Фикер өстәү