Сигез сәгатьлек эш көнен гамәлдән чыгару мөмкинме?

Хөкүмәт сигез сәгатьлек эш көнен гамәлдән чыгару мөмкинлеген карамый. Бу хакта «Российская газета» вице-премьер, Хөкүмәт аппараты башлыгы Константин Чуйченкога сылтама белән хәбәр итә.

«Сигез сәгатьлек эш көне Хезмәт кодексы нигезендә билгеләнгән. Без аны гамәлдән чыгара алмыйбыз», — диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар сигез сәгатьлек эш көненең Хезмәт кодексында да, «регулятор гильотинасы»на эләгүче совет декретында да теркәлүе сәбәпле башланды.

Премьер-министр Дмитрий Медведев моңа кадәр «Россия 24» телеканалы эфирында «регулятор гильотинасы» кысаларында СССР һәм РСФСРның норматив документларын гамәлдән чыгару турындагы йөкләмәгә кул куюы хакында бедергән иде.

Константин Чуйченко искәрткәнчә, эш вакытының дәвамлылыгы – закон нигезендә билгеләнгән таләп. «Без тиешле хезмәтләргә эш вакытына күзәтчелек итү һәм аны контрольдә тоту хокукын бирәчәкбез. Әмма бу без үз вәкаләтләребез кысаларында сыйфат һәм сан характеристикаларын билгели алабыз дигән сүз түгел. Болар барысы да закон компетенциясендә», — диде вице-премьер.


Фикер өстәү