Сукбайны ризык белән сыйлау: игелек күрсәтүме, “хайп” тотумы?

Сукбайны ризык белән сыйлау: игелек күрсәтүме, “хайп” тотумы? Казан игезәкләре Әдилә һәм Алинә Фәтхиевалар төшергән видеоролик халык фикерен икегә бүлде. Кызлар битараф булмаска өндәсә дә, кешеләр башкачарак кабул итте.

Исегезгә төшереп үтик: игезәк кызлар Әдилә һәм Алинә Фәтхиевалар “Татарстан яшьләре” хәрәкәте оештырган #намневсеравно2019 марафонында катнашу өчен социаль видеоязма төшергән. Эчтәлеге болайрак: урам буйлап кызлар бара һәм инвалид арбасында утырган сукбайны күрә. Болар:“Мескен. Мөгаен, ул күптән ашамагандыр”, − дип, миһербанлык күрсәтә: сукбайга ризык китертәләр. Шушы “мескенне” үз куллары белән ашаталар да. Видеоязма күпләргә үрнәк булыр һәм тирә-юньдәгеләргә битараф булмаска өйрәтер дигән максат белән төшерелгән булса кирәк.  Кызлар бу гамәлләрен шулай аңлата да.

Игезәкләрнең видеоязмасыннан соң, чыннан да, Бауман урамындагы сукбайларга бик күпләр азык-төлек, кием-салым ташый башлый. Кызлардан аермалы буларак, бу кешеләр видеоязмада үзләре күренми, изге гамәлләре белән куандырган сукбайларны гына төшерә.

Александр исемле егет тукталышта күргән бер сукбайга чәй алып биргән. “Шул чәйгә дә куанды, рәхмәт әйтте, үзенең урамда яшәвен сөйләде. Авыр хәлдә калучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк”, – ди Саша.

Нигъмәт исемле егет бу флешмоб барлыкка килү белән Петербург урамындагы йортсыз-җирсез ир-атка су, киемнәр, “Макдональдс”тан бәрәңге алып биргән. “Битарафлылык пулядан да хәтәррәк, без мондый булмаска тиеш”, – дигән нәтиҗәгә килгән ул бу игелек марафоныннан соң.

Гадел исемлесе җир асты кичүендә хәер сорап торган бер әбигә ярдәм иткән. “Авыр хәлдә калганнарга интернеттагы яман сүзләр белән түгел, ә азык-төлек тулы пакетлар белән ярдәм итәргә булдык. Су, сөт, ипи, сосиска, банан, печенье – безнең өчен әллә ни түгел, әмма бу кешеләргә болары да мөһим”, – дип уртаклаша ул.

Тик мондый юмартлыкның икенче ягы да бар: “Татарстан яшьләре” хәрәкәте изгелекнең хакын билгеләде. Төп бүләк – Iphone. Отар өчен, шартлар гади: #намневсеравно2019 хештегын кулланып, мәрхәмәтле булуыңны видеога төшереп эләсе. Чын күңелдән ярдәм иткәннәрме, әллә инде заманча җиһазга кызыгыпмы – әйтеп булмый. Моны алар үзләре генә белә.

Ничек кенә булмасын, игелек марафонына сагаеп караучылар да бар. Берсе шушы видеоязмалар астында: “Күршеләрегез арасында ялгыз картлар яки әниләр бардыр, алар сезнең ярдәмгә Бауман урамындагы исерекләргә караганда күбрәк мохтаҗ. “Показуха” ясамагыз!” – дигән.

Кызларның өч тиенлек файдасыннан, биш тиенлек зыян ясауларын кайбер волонтерлар да әйтә. “Инстаграм” социаль челтәрендә “Душа России” фонды волонтеры Юлия Хәкимова менә нәрсә дип яза:

– Игезәк кызларның әлеге видеоязмасы күбрәк көзге киеренкелеккә охшаган. Хәзер барган вазгыять күбрәк кәмит уенын хәтерләтә, моның нәтиҗәсе яхшы ук булмаячак. Бу проблемага игътибар юнәлтмәкче буласызмы? Алайса, аны хәл итү ысулларын күрсәтегез! Роллы сатып алып, үзеңне каһарман итеп тою күпкә җиңелрәк шул. Әлеге шөгылегез – каһарманлык түгел, ә шәһәргә, кешеләргә һәм шәһәр кунакларына зыян салу гына. Мохтаҗларны азык-төлек һәм киемнәр белән күмәсез, алар – авыру кешеләр, ризыкны сата да, кулга кергән акчага хәмер алып, исерә. Хәзер көз, күбесе аяк-кулларын өшетергә мөмкин, бу ампутациягә китерә. Менә шушылардан соң кайсыгыз ул сукбайларга ярдәмгә килер дә, чиста машинасына утыртыр?! Бу биш минутлык эш түгел һәм ул күп көч таләп итә шул. Иң куркынычы: үз куышын тапкан сукбайлар да хәзер Бауман урамына йөгерә, чөнки монда изге күңелле кешеләр ризык ташый һәм сыра сатып алып бирә. Чынлап та ярдәм итәргә теләсәгез, сукбайларны наркология үзәкләренә алып барып, тернәкләндерү хакын түләр идегез. Соңрак аларның документларын яңадан торгызып, интернатка урнаштырырга була. Менә бу чын ярдәм булыр иде!

Чит ил матбугат чаралары да кызларның әлеге видеоязмасын читләтеп уза алмады. Дөресрәге, алар игезәкләрне тәнкыйть утына тотты. Британия басмасы “The Sun” игезәкләрнең мәрхәмәтле гамәлен, реклама аша үзләрен популярлаштыра, дип язган. “Видеоның кешегә чын күңелдән ярдәм итү белән бернинди уртаклыгы юк”, – диелә әлеге басманың язмасында.

Ярдәм итәргә кирәк, анысы. Әмма бу гамәл флешмобларга әйләнеп, бер-ике көнлек кенә булмасын иде. Яхшылык эшлә дә, суга сал, дигәнне юкка әйтәләрме? Синең изге күңелле булуың хәзерге заманда соклануга караганда күбрәк нәфрәт кенә уята шул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү