Түбән Камада 13 яшьлек малай хатын-кызга суккан һәм 7 балага зыян салган

Түбән Камада хатын-кызга суккан 13 яшьлек малайдан тагын 7 баланың зыян күрүе билгеле. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«19 сентябрьдә полициягә 37 нче мәктәп янында хатын-кызның бер яшүсмергә һөҗүм итүе турында хәбәр килде. Тикшерү вакытында бер атна элек 13 яшьлек яшүсмернең 7 яшьлек малайдан 300 сум таләп итүе, ә тегесе каршы килгәч, аның белән өенә баруы ачыкланган», — дип сөйләделәр полициядә.

Өйдә малайларны беренче сыйныф укучысының әбисе каршы алган. Оныгы әбисенә акча кысулары  турында сөйләгән. Әби бу хакта баланың әнисенә әйткән.

Беренче сыйныф укучысының әнисе акча сораган яшүсмерне мәктәп ишегалдында каршы алган һәм аңлатма таләп иткән. Ул яшүсмернең ата-анасына сөйләячәген әйткәч, яшүсмер аны чәченнән тотып алган, битенә суккан һәм качып киткән.

Полиция яшүсмернең кече сыйныф укучыларына янап, даими рәвештә акча таләп итүен ачыклаган. Яшүсмер тулы гаиләдә яши. Әтисе гаилә-көнкүрештә тәртипсез булган өчен учетта, ә малае тәртипсезлек сәбәпле күзәтү астында тора.

Бу хәл буенча материалларны Түбән Кама Тикшерү комитетына тапшыру мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгында.

«Татар-Информ»

 


Фикер өстәү