Төркиядә пешекче Россиядән килгән ике баланың өстенә кайнаган май түккән

Төркиянең бер кунакханәсендә Россиядән ике бала пешкән. Зыян күрүчеләрнең әтисе сүзләренә караганда, барысы да аш-су тамашасы барышында пешекче җибәргән хата аркасында. Аның улларына кайнаган май түгелгән, дип хәбәр итә «Говорит Москва».

Сигез кеше, шул исәптән аның уллары-10 һәм 3,5 яшьлек бала җәрәһәтләнгән.

«Берсе 27% ка янды,2 һәм 3 дәрәҗә пешкән дип санала. Ул әлегә очыш кичерә алмый, икенче улының кулы һәм башы, тәне 16%  янган», — дип сөйләгән малайларның әтисе.

Балаларның дәвалануына акчаны кунакханә администрациясе түләгән.


Фикер өстәү