Түбән Камада 8 сентябрьдә сайлаучылар өчен ярминкә, футбол һәм медконсультация оештырылачак

Түбән Камада ТР Дәүләт Советына сайлау вакытында сайлаучылар өчен өстәмә активлык оештырылачак. Бу хакта ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район Советы Аппараты җитәкчесе Артур Сафин, сайлау көне һәрвакыт зур бәйрәм белән асссоциацияләнгәнгә күрә, җитәкчелек традициядән читләшмәскә карар итте, дип сөйләде.

«8 сентябрьдә түбәнкамалыларны бәйрәм программасы көтәчәк», — дип билгеләп үтте ул.

Шулай итеп, сайлаучылар концерт номерларын карый, түбән бәяләр белән авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән азык-төлек алырга мөмкин, медицина хезмәткәрләрендә консультация уза һәм гриппка каршы прививка ясата, ишегалларын ремонтлау өчен тавыш бирә һәм спорт ярышларында катнаша ала.

11-нче номерлы мәктәп территориясендә баскетбол һәм волейбол буенча ярышлар булачак, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы эшләячәк, 10-нчы номерлы мәктәптә шахмат һәм шашка буенча ярышлар узачак, аркан тартышу һәм армспорт яратучыларны «Ярыш» спорт комплексында көтәләр, ә Кызыл Чишмә урта мәктәбе территориясендә ишегалды командалары арасында футбол буенча ярышлар узачак.


Фикер өстәү