Түбән Каманың яшь пары популяр канал оештырган бәйгедә җиңү яулаган

«Пятница» телеканалында үткән «Дүрт туй» бәйгесендә катнашып, Түбән Каманың яңа өйләнешкән пары Рәмис һәм Аида Коптевлар беренче урын алган. Аларны романтик сәяхәткә юллама белән бүләкләгәннәр. Бу турыдаТүбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйгегә яшь парлар үзләренең туй видеоязмасын тәкъдим итәргә тиеш булган. Якташларыбыз Калининград, Актүбә һәм Саратов шәһәрләре катнашучылары белән ярышкан.

Рәмис һәм Аида Коптевларның туе 15 августта Чаллы шәһәре янындагы «Түбән Кама» милли паркында урнашкан «Пихта» ял итү базасында төшерелгән.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/22/194031/


Фикер өстәү