Түбән Каманы кабаттан химикатлы төтен һәм томан пәрдәсе каплаган

9 сентябрьгә каршы төндә Түбән Каманы кабаттан органик, агулы нефть-химия исе каплап алды. Ис шәһәрнең бөтен территориясендә, шул исәптән Афанас, Красный Ключ, Шәңгәлче авылларында да сизелә. Бу хакта Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табигатьне саклау структураларына, шулай ук Түбән Каманың бердәм дежур диспетчер хезмәтенә начар искә зарланып 60 шикаять килгән. Халык агулы газ исенә, аның хәтта ябык тәрәзәләрдән дә үтеп керүенә, баш авыртуына, күңел болгануына зарланган. Кешеләр әйтүенчә, шәһәрдән суларга һава юк.

“Хәзерге вакытта, 8 сентябрьнең 22:19 сәгатенә шәһәрдә агулы ис бик нык сизелә. Ул газ исенә охшаган. Шәһәрдә суларга һава юк. Ис ябык тәрәзә аркылы да үтеп керә. Шул сәбәпле баш авырту, күңел болганулар барлыкка килде. Без тончыгабыз. Тәрәзәләрне ачарлык түгел! Сәбәпне ачыклауда ярдәм итүегезне, шәһәрне агулаучы гаеплеләрне табып, җәза бирүегезне сорыйбыз”, — ди социаль челтәр кулланучылары.

«Район башкарма комитеты беренче шикаятьләр килгәч тә, матдәләр югары күләмдә сизелгән урыннарда атмосфера һавасы һәм коллекторлардан агынты пробаларын алу буенча комиссия оештырды. Әлеге мәсьәләне Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов контрольдә тота», – дип ачыклык керттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта комиссия начар ис чыгуның берничә версиясен тикшерә. Залплы ташлауларның шаһиты булган һәм иснең конкрет чыганагы турында мәгълүматы булган сәнәгать оешмаларының битараф булмаган хезмәткәрләрен 8 (8555) 41-65-40 телефоны буенча яисә Eko.nk@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләрен сорыйлар

 


Фикер өстәү