Тәнәфес тәмам: Кокорин белән Мамаев иреккә чыкты

Кокорин белән Мамаевның куркыныч маҗаралары узган елның октябрендә башланды. Берсе – Санкт-Петербургта, икенчесе Краснодарда уйнаган егетләр Мәскәүдә очраша һәм кәеф-сафа корырга чыгып китәләр. Ял иткән арада иптәшләре белән ике кешене кыйнап ташлыйлар. Зыян күрүчеләр исә гади кеше булып чыкмый. Берсе – “Беренче канал” журналистының йөртүчесе, икенчесе – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы түрәсе. Кыскасы, эшне берничек тә йолып калып булмый.

Җитмәсә, егетләрнең моңа кадәр дә төрле маҗараларга эләккәне бар иде. Россия җыелма командасы 2016 елгы Европа чемпионатыннан төшеп калгач, җанатарлар кара кайгыга баткан арада бу ике футболчының Монте-Карлода 250 мең евролык шампан шәрабы белән сыйланулары турындагы хәбәрләр генә ни тора! Кыскасы, Мәскәүдәге тукмашудан соң спортчыларны кулга алдылар. Быелның май аенда исә колониягә озаттылар. Кичә вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгардылар.

Футболчыларны ни көтә? “Зенит” клубы Александр Кокорин белән сезон ахырына кадәр яңа килешү төзегән. Команданың баш тренеры Сергей Семак уенчыга мөмкинлек бирәсен әйтте. Клуб җитәкчелеге егеткә ярдәм итәргә тырышачакларын берничә мәртәбә кабатлады. “Краснодар” футбол клубы җитәкчелеге исә Павел Мамаев белән килешүне туктату ягында. Уенчы карьерасын Самарадагы “Крылья Советов” яки Грозныйдагы “Ахмат” командаларында дәвам итәргә мөмкин. Дөрес булса, чит илдән дә чакыручылар бар икән. Бер ел профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясамаган футболчыларның яхшы итеп туп тибә аласына шикләнүчеләр дә аз түгел.

Кокорин белән Мамаев – төрмәдә утырып чыккан беренче спортчылар түгел. Андыйлар совет заманында да булган, хәзер дә очрый. Әле берничә көн элек кенә хоккейчы Игорь Мусатовны кулга алдылар. “Ак барс”та да уйнап киткән спортчыны бер эшмәкәрдән алдау юлы белән 45 миллион сум акча урлауда гаеплиләр.

Бу вакыйгалар башкаларга сабак булырмы? Олимпия уеннары призеры, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров фикеренчә, җинаять кылган кешеләрне спортчыларга һәм башкаларга бүлү дөрес түгел. “Ни өчен нәкъ менә спортчыларга гына сабак булырга тиеш әле? Бездә бит алар өчен аерым закон юк. Шуңа күрә башкаларга да сабак булырга тиеш”, – ди ул. Көрәш буенча атказанган спорт остасы, Балтач районының башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, барысы да тәрбиягә бәйле, дип уйлый.

– Бу вакыйга башкаларга сабак булгандыр, дим. Акча булгач, нәрсә эшләсәләр дә ярый дип фикер йөртүчеләр дә бар. Янәсе, бар ишекләр дә ачыла. Бу очрак алай түгеллеген раслады. Җәза биреп дөрес эшләделәр. Беркемнең дә башкаларга зыян салу хокукы юк, – ди күп еллар дәвамында эчке эшләр органнарында хезмәт иткән Айдар Хәйретдинов. – Кеше җинаять кыла икән, сәбәбен һөнәреннән эзләргә кирәкми. Барысы да тәрбиягә барып тоташа.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү