Татар телендә яңа радиостанция эшли башлаячак

Казанда «Китап» яңа радиостанциясе 98.6 МГц ешлыгында эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле Айрат Зарипов хәбәр итте.

«Карар бүген Мәскәүдә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт утырышында кабул ителде», – диде Айрат Зарипов. Аның сүзләренчә, Яңа татар радиостанциясен булдыру проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

 

 


Фикер өстәү