Татарстан аучылары өчен махсус календарь булдырганнар

Татарстан аучылар өчен  махсус календарь булдырганнар — анда Татарстан территориясендә кайчан, нәрсә атарга яравы турында тулы мәгълүмат  урнаштырылган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аучы календаре» бүлеген ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты сайтында табарга була.

Әйтик, сентябрь аенда Татарстанда (20 сентябрьгә кадәр) пошиларга, шулай ук кабан дуңгызларына, йомрак, байбак һәм бурсыкларга ау чоры ачылды. 15 сентябрьдән башлап, аучылар төлкеләрне дә күзәтә алачак.

Көзге-кышкы сезонда кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм киек кошларны аулауга рөхсәтнамәләрне 5 сентябрьдән башлап алырга мөмкин.

 


Фикер өстәү