Татарстан Дәүләт Советының җитәкчелек составын 20 сентябрьдә сайлаячаклар

Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак. Анда ТР Дәүләт Советы рәисен һәм аның урынбасарларын, шулай ук комитет җитәкчеләрен сайлау мәсьәләләре каралачак. Бу хакта Дәүләт Советында үткән Президиумда билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Дәүләт Советының көн тәртибенә барлыгы 16 мәсьәлә кертелгән. Парламент секретарен сайлау планлаштырыла. Моннан тыш, парламент комитетларын төзү, аларның составын билгеләү, шулай ук аларның рәисләрен һәм Президиумын сайлау, Федерация Советы әгъзасына республика парламентыннан вәкил вәкаләтләрен бирү турындагы мәсьәләләрне карау күздә тотыла.

“Яңа төзелгән комитетка тәмамланмаган закон проектларын тапшырылачак», – диде чыгышында ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Сораулар буенча алдан фикер алышу өчен, Президиум әгъзалары 18 сентябрьдә республика парламенты депутатлары вәкилләренең киңәшмәсен чакырырга карар кылдылар. Депутатлар вәкилләрен сайлауны 17 сентябрьдән дә соңга калмыйча үткәрергә кирәк, диелде Президиумда.


Фикер өстәү