Татарстан Президенты «Белем көне» белән котлады!

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле укытучылар!

 

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Тормышыбызда беренче мәртәбә дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлаган, яңа белемнәргә, иҗади казанышларга юл  ачкан сөенечле дә, дулкынландыргыч та көн һәрберебезнең хәтеренә уелып калган. Бүген дә меңләгән яшь татарстанлы  тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүдән, парталар янына утырып, беренче мөгаллиме белән танышуданнәкъ шундый рухландыргыч мизгелләр кичерә.

Мәгариф һәм фән һәр халыкның, һәр дәүләтнең үсеш нигезен тәшкил итә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә, һәр бәхетне, авырлыклардан котылуны бары тик гыйлем һәм мәгърифәттән генә көтәргә мөмкиндер. Фәнни-техник һәм иҗтимагый алгарыш ныклы белемнәрсез була алмый. Мәгълүмати технологияләр һәм тизләнеш чорында уңышның бу формуласы тагын да зуррак әһәмият ала.

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруда алдынгы сафларда баручы Татарстанда заманча мәктәпне, цифрлы технологияләргә корылган белем бирү тирәлеген булдыру, укытучыларга һәм яшь һөнәр ияләренә ярдәм күрсәтү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Быел без күп телләр өйрәтелә торган мәгариф комплексларын булдыру буенча яңа проектны үтәргә керештек.

Казанда «WorldSkills» стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты уздырылу –конкурентлыкка сәләтле кадрлар әзерләү, югары стандартлар һәм технологияләрне кулланышка кертү эшендә Татарстан ирешкән казанышларның танылуына ачыкдәлил.  Бу күренекле чараны үткәрү өчен төзелгән Идел буе төбәгендәге иң зур «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге киңбагланышларга яңа мәйданчык, дөньякүләм технологияләрне һәм гыйлемнәрне тарату  өчен нәтиҗәле җирлек булды.

Бәйрәм уңаеннан укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-мөгаллимнәр корпусына олы ихтирамымны белдерәм. Яңа уку елы сезгә иҗади җиңүләр һәм ачышлар алып килсен!

Кадерле дуслар, чын йөрәктән һәммәгезгә бәхет, тынычлык, иминлек телим! Белем көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы

ПрезидентыР.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү