Татарстан Президенты: Уңайлы ипотека һәм социаль-арендалы торак булдыру кирәк

Татарстанда яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү өчен уңайлы ипотека, социаль-арендалы торак, шулай ук эконом-класслы торак төзү кебек алымнарны кулланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Гражданнарны борчыган актуаль темаларның берсе — торак белән тәэмин итү һәм аны сату алу. Федераль үзәк белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кирәк, шул исәптән уңайлы ипотека, социаль-арендалы торак, шулай ук эконом-класслы торак төзү алымнарын кулланып», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, торак микрорайоннар төзегәндә, якын-тирә территориядә комплекслы төзелеш алып барырга кирәк.

«Һичшиксез, торак төзү генә җитми. Шуның белән бергә, ул сыйфатлы булырга һәм заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш, инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү