Татарстан табибы Бурятиядә уникаль операция ясаган

Татарстан Республика онкология диспансерында эшләүче табиб-онколог Илдар Сафин Бурятия Республикасы башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә уникаль операция ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Онкология диспансерында саркома төркеменең җитәкчесе, КДМА травматология һәм хирургия кафедрасы доценты Илдар Сафин бу операцияне башка белгечләр белән бергәләп ясаган.

62 яшьлек пациентка углерод имплантаты куелды, аның белән бот сөягенең зарарланган өлеше алмаштырылды, диелә бу хәбәрдә.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү