Татарстан укучылары октябрьдән кайбер җирләргә бушлай йөри алачак (ИСЕМЛЕК)

Татарстанда октябрь аенда мәктәп укучылары өчен «Мәдәни норматив» программасы старт ала. Аның кысаларында алар концертлар, спектакльләр һәм кинога бушлай йөри ала. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәдәни норматив» программасы инде октябрь аенда ук Россиянең 11 пилот төбәгендә башлана. Татарстан бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру буенча төбәкләре исемлегенә керде», — диелә хәбәрдә.

Проект укучылар өчен спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, кино күрсәтүне күздә тота. Планлаштырылган мондый «культпоходлар» ай саен булачак. Шул ук вакытта барлык чаралар мәктәп укучылары өчен бушлай булачак һәм ул ирекле рәвештә каралган.

Моннан тыш, «Культпоходлар» проектында «Мәдәни клуб» блогы бар. Аның кысаларында балалар мәдәният эшлеклеләре белән аралаша. «Цифрлы мәдәният»тә сәнгать әсәрләре белән мәгълүмати ресурслар аша танышачак.

Балалар үз тәэсирләрен махсус көндәлеккә язып барачак һәм уку елы ахырында мәдәни нормативны уен формасында тапшырачак.

Укучылар «Мәдәни норматив» тапшыруга гариза һәм катнашкан чаралары күрсәтелгән «Мәдәни көндәлек»нең үз вариантын бирәчәк. Аннан соң аларга контроль сораулар тәкъдим ителәчәк.

 


Фикер өстәү