Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык җыелган

Татарстанда тулаем ашлык җыемы 4 млн тоннадан артып киткән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Республика буенча 10 сентябрьгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1 млн 345,9 мең гектарда суктырылган. Бу фаразга карата 95 процентны тәшкил итә.

«Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 4 млн 35,3 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш бер гектардан 30 центнер чыга. Бу узган елгыдан 4 центнерга артыграк», – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе Ирек Садыйков.

Ул республиканың 10 районында бөртеклеләр суктыру тәмамлануын, 33 районда эшләр дәвам итүен әйтте.

Уңыш алу буенча Зәй районы алда бара — һәр гектардан 40,1 центнер уңыш чыга. Шулай ук Тукай районында гектарыннан 39,6, Мамадышта – 39,5, Актанышта – 39, Минзәләдә – 38,1, Тәтеш районында 37,2 центнер уңыш алына.

Республика районнарында башка кыр эшләре дә дәвам итә, диде Ирек Садыйков.

 


Фикер өстәү