Ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агуланып, үлем-китеп очраклары теркәлмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.
“Быел агулы гөмбә ашап үлү очраклары теркәлмәде. Әмма соңгы биш ел эчендә өч үлем-китем очрагы билгеле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үлемгә китергән сәбәп – төссез агулы гөмбә (бледная поганка) токсины”, – диде баш токсиколог.