Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк

Татарстанда җылыту сезоны башланды. Йөздән артык балалар бакчасы, мәктәп һәм Казанның мәгариф объектларына җылылык бирелгән. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.

«Узган шимбәдә 30 балалар бакчасына җылылык җибәрелгән иде. Атна дәвамында балалар һәм авырулар булган барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк. Бөтен Республика буенча иртәгә үк бирә башлаячакбыз», — дип билгеләп үтте спикер.

Кайбер районнар да инде җылылык бирелгән, мәсәлән, Тәтеш һәм Актаныш районнары. Лениногорск районында исә, җылылыкны дүшәмбе көнне бирәчәкләр. Шунысын искәртергә кирәк, һәр муниципаль район җылылык бирү мәсьәләсен үзе хәл итә.


Фикер өстәү