Татарстанда бер ир-ат бодай белән күмелеп вафат булган

ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Татарстанда эш урыныда бодай белән күмелеп вафат булган хезмәткәр эше буенча җинаять эше кузгатылган.

«Август аенда Яңа Тинчәле авылында крестьян-фермер хуҗалыгының ашлык киптерү бинасы янында 53 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Башлангыч версия буенча, ир бункерга егылып төшеп,  аска шуып киткән, ә аның өстенә бодай коелган. Нәтиҗәдә, эшче сулыш ала алмйча вафат була», – дип сөйләгән Шептицкий.

Әлеге факт буенча хезмәтне саклау таләпләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү турында җинаять эше кузгатылган.

Судмедэкспертиза узачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча фермер хуҗалыгы хуҗасының предприятиедә куркынычсызлык өчен җаваплы гамәлләренә юридик бәя биреләчәк.


Фикер өстәү